Уфада болан боз астына төшеп киткән [+видео]
Боланны бозлы судан чыгару өчен, 10 минут вакыт кирәк булган.
(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Уфаның Козарез бистәсендә коткаручылар боз астына төшеп киткән боланны чыгарганнар. Бу хакта "Башинформ" яза.
Боланны бозлы судан чыгару өчен 10 минут вакыт кирәк булган.
Судан чыккан боланны юрганга төреп, махсус бокска урнаштырып, Экология министрлыгы хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев