Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Удмуртия Сабан туенда Александр Бречалов: Татарлар – зур һәм тату милләт

Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Эльвира Хуҗина, Хәмидә Гайфуллина Республика Сабан туе турында язды. Александр Бречалов: «Татарлар – зур һәм тату милләт», – диде диелә бу хәбәрдә.

25 июньдә Можга шәһәренең мәдәни-спорт үзәге мәйданында Республика Сабан туе узды. Милли бәйрәм быел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында 30 нчы тапкыр үткәрелде.

Җыр-бию, тирә-юньгә яңгыраган баян тавышы, татлы чәкчәк – Сабантуйның һәр кунагын әнә шулай зурлап каршы алдылар. Гомумән, биредә милли бәйрәмебез һәрвакыт шулай күңелле итеп, зурлап уздырыла, әйтерсең лә ул гел республика статусын йөртә. Можга татарларын котларга Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре һәм Удмуртиянең төрле шәһәр-районнарыннан, Татарстаннан барлыгы 16 делегация килгән иде.

«Сабантуй – ул күп гасырлык тарихы булган бәйрәм, без сезнең белән аны кадерләп саклыйбыз. Удмуртиядә 100 дән артык милләт үзара дус һәм тату яши. Бер атна элек кенә без удмурт халкының Гербер бәйрәмен уздырдык, бүген Сабантуй үткәрәбез. Бәхет – хезмәттә. Бу бәйрәмнәр белән без хезмәт кешеләрен, аеруча басу-кырларда эшләүче кешеләрне данлыйбыз. Татарлар – зур һәм тату милләт. Бүген Удмуртиядә татар телендә газета нәшер ителә. Республиканың 10 мәктәбендә татар телен өйрәнәләр. 15 балалар бакчасында 25 татар төркеме ачылды, аларда 524 бала татар телен һәм мәдәниятен өйрәнә. Респуб­ликада барлык теләүчеләр өчен татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештырылды. Форсаттан файдаланып, республиканың социаль проектларын тормышка ашыруда ярдәм итүе һәм төбәк үсешенә зур өлеш кертүе өчен Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерәсем килә», – диде Александр Бречалов.

Шулай ук «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасованың мәдәни һәм социаль проектларны тормышка ашырудагы, милли мирасны саклаудагы ролен билгеләп үтте.

Моннан тыш, ул «Красная звезда» предприятиесе генераль директоры, Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Рәшит Абашевка рәхмәт белдерде. «Ул шәһәр чараларын үткәрергә ярдәм итә, инициативалы бюджетлау проектларында катнаша», – диде Удмуртия Башлыгы.

Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министры Эдуард Петров та бәйрәмдә катнашучыларны котлады: «Июнь – милли бәй­рәмнәргә бай ай. Бүген безне барыбызны да Сабан туе берләштерә. Ул безгә бай мәдәни мирасны күрсәтә, үзара аралашырга һәм бер-беребезгә тагы да якынаярга мөмкинлек бирә. Республикада барлык халыкларның да дус һәм тату яшәве, бергә эшләүләре, ял итүләре бик күңелле».

Эх, гөрлидер Сабантуйлары

Сабан туе – көч сынашу бәйрәме,Бабайларның безгә бүләге.Сабантуй! – дигәндә кемнең генә,Дулкынланмый кала йөрәге!Халык иртәдән үк мәйданга агылды. Шулай булмый ни! Бәйрәм көне буена җитәрлек көч-дәрт бирә торган Сабантуй бизәге булган ат чабышларыннан башланып китте. Җитезләр, горурлар, тояк астында җир тетри диярсең. Катнашучылар Удмуртиядән генә түгел, Татарстаннан да килгән иделәр. Тамашачы һәр чабышкы аты өчен җан атып, аларны көчле алкышларга күмеп барды. Малкайлар да, аларның хуҗалары да сынатмады.

Җиңү яулаучыларның берсе – Можга егете Марат Гарифуллин. «Иң мөһиме: атың яхшы булсын! Җәй көне генә түгел, кыш көне дә тик яткырмыйбыз, дөрес итеп ашатабыз малкайларны. Быел Зәйдә, ике тапкыр Алабугада җиңү яулап кайттым инде. Бу – минем 4 нче җиңүем», – диде ул.Менделеевск шәһәренең «Фаворит» ат спорты мәктәбе вәкилләре атларда 140 сан­тиметр биеклектәге каршылыклар аша сикерүләр күрсәтеп, халыкны таң калдырдылар. «Без аларга көч биреп тордык. Жокейлар да, атлар да булдырдылар! Искитмәле тамаша», – дип, үз хис-тойгылары белән бүлеште Алнаш районыннан килгән Лилия ханым.

Башка мәйданчыкларда да кунаклар өчен күптөрле күңел ачу чаралары узды: «Татар чәе» бәйрәме, «Милләтем бизәге – калфагым» хатын-кызлар баш киемнәре күргәзмәсе, халкыбызның традицион уеннары, ярышлар, «Татар йорты» утары, Менделеевск һәм Ижау шәһәрләреннән килгән артистларның концерт программалары. Ә гармунчылар өчен оештырылган «Гармун моңнары» конкурсы бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде.

«Шундый рәхәт, дусларымны күрдем, ял иттем. «Гармун моңнары» конкурсында катнашу өчен Яр районыннан махсус килдем. Уйнаганда баянымның бер бавы өзелеп төшсә дә, югалып калмадым. Бер күрешеп очрашу – үзе бәхет бит ул», — диде Руслан Дюкин.Можгалылар бу көнне чын-чынлап бөтен мәйданны гына түгел, ә шәһәрне гөрләттеләр. 3 дистә ел эчендә Сабантуй барлык шәһәр халкының яраткан бәйрәменә әверелгән. Рамазан Гарәпшин – милли бәйрәмне оештыруда иң башында торган кеше.

«1991 елны беренче Сабантуйны уздырдык. Ул елларда унар көн дәвамында, дүрт баянчы, милли киемнәр кигән унга якын хатын-кыз урамнарда сөлгеләр җыеп йөри торган идек. Кешеләр капка төбендә сөенеп көтеп тора иде безнең килгәнне. Әбиләр рәхмәт әйтеп, елап калалар иде. Бу бәйрәмне оештыручылар арасында актив милләттәшләребез Газизуллиннар нәселе, Илгиз Кадыйров, Фазыл исемле гармунчыбыз, нинди көйне кушсаң, шуны уйнап бирә торган Вакыйф Гарипов бар иде. Сабантуйларны оештыруда, үткәрүдә һәрвакыт ярдәм иткән Камил абый Кубашев, Илгизәр абый Хәсәнов инде хәзер үзләре дә өлкәнәеп беттеләр. Киләчәктә яшьләр шушы бәйрәмне сакларлар, аны югары дәрәҗәдә оештырырлар дип ышанабыз», — диде Рамазан Гарәпшин.

Иң батыры кем икән?

Тамашачылар һәм җанатарларны үз янына иң күп җыйганы, әлбәттә, милли көрәш. Ул – бәйрәмнең йөзек кашы. Күп көрәшчеләрнең шәһәр Сабан туенда үз көчләрен сынап карау өчен беренче генә тапкыр чыгулары түгел, күпләре инде төрле район, шәһәр турнирларында чемпионнар булырга өлгергәннәр. Һәр ярыш саен аларның осталыгы, җиңүгә омтылышы, ныклыгы арта бара.

Шунысы кызыклы: Можгада көрәшчеләр келәмдә түгел, ә чирәмдә бил алыштылар. Нәкъ бабайларыбыздан калган гореф-гадәт! «Келәмдә аны һәркем көрәшә ала. Ә чын көрәшчеләр үз көчләрен чирәмдә күрсәтә белергә тиеш. Бабайлар көрәшкән бит, димәк, без дә булдыра алабыз», – диде спортчыларның берсе Илдар Шабаев.Көрәш каты барды. Тик ничек кенә булмасын, һәр ярышта да җиңүче берәү генә була.

Быел Можга Сабан туеның абсолют батыры исеменә Яр Чаллыдан 26 яшьлек Рәмис Гыйлаҗетдинов лаек булды. «Көрәшергә авыр иде. Татарстаннан да, Удмуртиядән дә көчле көрәшчеләр килгән. Аллаһка шөкер, җиңүгә ирештем. Гомумән, җиңелүләр күп булса да, һәрвакыт: «Мин җиңәм», – дип көрәшергә кирәк. Спортчының холкы булырга тиеш», – диде ул.Республикакүләм бәйрәм Кичке Сабантуй белән төгәлләнде.

Шундый зур, искиткеч чара оештырганнары өчен Удмуртия Рес­публикасы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләренә, Милли сәясәт министрлыгына, Менделеевск районы һәм Можга шәһәре хакимиятенә һәм үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев