Төзүчегә – рөхсәт, эшсез калганга– пособие (сорау-җавап)
Район башлыгы Рәис Миңнеханов “Дулкын” радиосы аша туры эфирны даими уздыра.
Сабалыларга бүгенге вәзгыять, вирус таралуга юл куймау максатыннан районда күрелгән чаралар турында мәгълүмат җиткерелә, күпләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелә. Район башлыгы чираттагы туры эфирны район прокуроры Зөфәр Абитов катнашында 21 апрельдә 17.00 сәгатьтә уздырды. Сөйләшү барышында күтәрелгән сорауларның кайберләренә җавапларны газета укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.
Сорау. Безнең районга коронавирус күп таралган шәһәрләрдән кайтучылар бармы?
Җавап. Бу мәсьәлә буенча Хөкүмәт карар кабул итте. Кайтучылар барысы да теркәлү уза һәм 14 көн дәвамында тикшерүдә тора. Районыбызга чит илдән кайтканнар инде үзизоляциядә булды, алар арасында авыручылар ачыкланмады. Хәзер Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан кайтучылар күзәтүдә тотыла, аларның һәрберсенә күрсәтмә бирелгән. Җаваплылык арта, читтән кайтучылар өйләреннән рөхсәтсез чыксалар, 15-40 мең сум штраф каралган. Ә үзизоляция режимын бозучыларга – 1 меңнән 15 меңгә кадәр.
Сорау. Кышкы тәгәрмәч белән йөрибез. Автосервисларны ачарга кайчан рөхсәт итәрләр икән? Продукция ташучы машиналар өчен булса да.
Җавап. Автомойка белән шиномонтажны эшләтү буенча карар шушы көннәрдә кабул ителәчәк. Әлбәттә, хезмәт күрсәтүчеләр билгеләнгән катгый таләпләрне үтәргә тиеш булачак.
Сорау. Балалары өйдә утырган ата-аналар бакча өчен түләүдән азат ителәме?
Җавап. Әти-әниләр балалары бакчага йөрмәгән айларда мәктәпкәчә учреждение өчен түләмиләр.
Сорау. Авыл җирендә төзелеш эшләре алып барырга ярыймы?
Җавап. Төзелештә эшләүчеләргә тыюлар кагылмады. Тиешле саклык чараларын гына үтәргә кирәк. Хуҗалыгында үз көче белән төзү эше алып баручыларга рөхсәт алырга кирәкми.
Сорау. Май аена пенсияләр бирелми дип ишеттек. Дөресме?
Җавап. Апрельдә пенсияләр иртәрәк, ай башында ук бирелде. Май аенда элекке тәртиптә бер көн дә соңга калмыйча күчереләчәк.
Сорау. Күрше районнарда һәм Казан шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләдә тәрбияләнүче мәктәп укучылары продукция белән тәэмин ителде. Безнең районда андый ярдәм каралганмы? Шәмсетдинова.
Җавап. Районда мондый чаралар куллану өчен норматив база булдырырга кирәк. Күп балалы гаиләләргә ярдәмнең нинди тәртиптә күрсәтеләчәге халыкка соңрак җиткерелер. Бер көндә хәл итә торган мәсьәлә түгел.
Сорау. Күпкатлы йортларны, сәүдә нокталарын дезинфекцияләү мәҗбүри итеп куелганмы?
Җавап. Күпфатирлы йортлар янында ветстанция хезмәткәрләре тарафыннан дезинфекция чаралары үткәрелде. Иминлек максатында күрелгән чара икәнлеген һәркем аңларга тиеш. Торак милекчеләренә алга таба препаратлар биреләчәк. Алар үзләре җыештырган вакытта дезинфекция чараларын кулланырга тиеш булалар. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә сатучылар, хезмәт күрсәтүчеләр өчен бу мәҗбүри чара итеп кертелде. Кеше кабул иткәндә алар маска-перчаткалардан булырга тиеш.
Сорау. Улым коронавирус аркасында 12 марттан бирле эшләми, кайда мөрәҗәгать итәргә? Яңа Мичән. Гөлсинә.
Җавап. Эшсез калып 1 марттан соң халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләргә апрель, май һәм июнь айларында автомат рәвештә эшсезлек буенча 12130 сум күләмендә пособие түләнә һәм 18 яшькә кадәрге баласы булганнарга 3 мең сум өстәлә. Бу мәсьәләдә төгәл җавап алу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сорау. Рәис Нургалиевич, сезнең ярдәм белән Урта Саба урамына җәю өчен таш кайтарыла башлаган иде. Чир килеп чыккач, бу эш тукталмасмы?
Җавап. Республика программалары барысы да үз көчендә. Табышлар кимүе сәбәпле, күпмедер авырлыклар булырга мөмкин. Өметсез шайтан гына диләр. Бу мәсьәләләр дә, һичшиксез, чишелер.
Туры эфирда Сабада өч балалы гаиләләр өчен бирелгән кишәрлекләрдә йортлар салынганнан соң барлыкка килгән урамнарга асфальт җәелерме, урманда ауган агачларны җыеп алырга ярыймы, Вьетнам базарын ачу кирәк булдымы, дистанцияле уку кайчан бетәчәк дигән сорауларга җавап бирелде. Соңгысына килгәндә, мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров әйткәнчә, балалар уку елы азагына тикле өйдән торып белем алачак. Имтиханнар буенча әле төгәл берни дә әйтеп булмый.
Туры эфирны күрше районнарда да тыңлыйлар икән. Питрәчтән (Шигали) Гүзәл ханым шалтыратып, кызыклы элемтә оештырганы өчен район башлыгына рәхмәт әйтте, халык белән аралашу алга таба дәвам итсен иде дигән теләк белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев