Тузганаклы тормыш
Гөлсинә ханым Хәбибуллинаның "Тузганаклар узына" дигән язмасын хәтерлисезме? Табигать белән кешеләр җәмгыяте арасындагы метафорик бәйләнеш турындагы ул язма асылда тирән уйлануларга этәрә. Әйе, чүп үләннәрнең барысына да хас бер үзенчәлек бар: ул - әрсезлек. Әрсезләр исә, аларга каршы дөрес көрәш ысулларын алып бармасаң, тиз үрчиләр, әрсезлек ул - чынлыкта эпидемия.
Арча районының элекке хакимияте тузганакларга каршы сугыш игълан итте берчакны. Мәктәп балалары урамга куып чыгарылды, әрсез үләнне йолкып мәшәкатьләнделәр, дәресләр калдырылды, имтиханнарга әзерләнүгә зыян китерелде. Тузганак исә өзгәнне көтеп кенә тора, икенче көнне үк ашыгыч рәвештә чәчәк ата һәм орлыклана, җилдә ак парашютлар оча башлый. Синең бар хезмәтеңне Сизиф хезмәтенә әверелдерә. Гөлсинә ханым дөрес билгеләп үтә: тузганак маршы соңгы елларда күзәтелә. Тузганак кына түгел, Сосновский балтырганы елга тугайларын һәм көтүлек җирләрен яулый, кырларда прогрессия тәртибендә тычканнар үрчи. Боларның барысының да нигезендә бер нәрсә ята: традицияләрне оныту, новаторлык белән чамасыз мавыгу. Гасырлар буе сыналып һәм тупланып килгән тәрбия ысуллары онытылуга, оятсызлык катыш әрсезлек абруйга әвереләләр, көрәктән сәнәк булганнарның карьера үсеше күзәтелә. Сәләтсезләр эш башына менеп утырдымы, җәмгыятьтә баланс югала: коррупционерлар үрчи башлый, ришвәт гадәти хәлгә әверелә, караклык мактала, ялганны чуар бизәкләп күрсәткән пропагандага ихтыяҗ туа. Эш күрсәтү өчен, бер көнлек шаукымнар белән мавыгу көчәя, традицияләр хурлана, новаторлыктан шоу ясый башлыйлар.
Моны тузганак мисалында карыйк әйдә. Игътибар итсәгез: тузганак эшкәртелгән басуда үрчи алмый. Бәрәңге бакчасында, әйтик, ул - сирәк кунак. Сөреп чәчелгән бөртекле ашлык арасында да аны таба алмыйсың. Печәне көчле булган күпьеллык үлән җирендә дә үзен уңайсыз хис итә бу дару үсемлеге. Печән көчсезләнгән очракта гына басуны яулый. Люцерна басуын дүртенче елга калдырасың икән, сары чәчәкнең анда хуҗа була башлаячагын көт. Кабат чәчми һәм җирне эшкәртми генә табыш алырга ниятләгән ялкау хуҗаларның кирәген бирә тузганак. Шуңа күрә чәчү әйләнеше дигән традицион әйбер бар, ул уңышны арттырып кына калмый, чүп үләннәргә каршы көрәшергә дә булыша. Ашлама белән җирне көчли башлагач, чәчү әйләнешен оныттылар диярлек.
Арча районы газетасы яза әнә, агрономнарның кирәге калмады, ди. Инвесторлар фәнни технологияләр белән эшләргә азапланган белгечләргә аяк астында буталып йөргән малай-шалайга караган кебек карый башлаган. Җир эшкәртү технологияләре бозылган, культураларны алмашлап чәчүне кирәксезгә саный башлаганнар, акча тотмыйча гына табыш алмакчы булганнар. Бездә, мәсәлән, соңгы елларда җирне туңга сөрүне оныта башлаганнар иде, бөтенләй диярлек эшкәртелмәгән җиргә чәчү модага керә башлады, арышы сугылган басуда чәчелеп калган бөртекләрдән шыткан уҗымнан икенче елны да уңыш җыеп алу фактлары булды.
Элекке традицион сука урынына сөрү катламын әйләндермичә, яссы итеп сукалау алымы гадәткә керә башлады. Казахстан далалары өчен файдалы булган бу новаторлык бездә чүп үләннәренең үрчүенә булышты, кырларда тычкан колонияләренең ишәюе дә шуның белән бәйле, диделәр. Хәзер инде соңгы ике дистә елда кертелгән технологик "яңалык"лар чүп үләннәрнең парады, уңышның кимүе белән куәтле кайтаваз бирә. Бер туфракка яраган икенче туфракка ярамый. Сосновский балтырганы да бит кайчандыр кыйммәтле яңа терлек азыгы буларак чит җирләрдән кайтып үрчеде бездә. Ташкичүдә аны читтән килгән бер агроном алып кайтып кырга чәчте. Бездә бик аз гына эшләп киткән ул новатор-белгеч үзеннән дистә елларга җитәрлек истәлек калдырды. Терлек азыгы буларак балтырганның кыйммәте күпмедер, анысы миңа мәгълүм түгел, ә менә сыерың шуның бер яфрагын өзеп капса, сөт авызга алмаслык тәмсез була. Җитмәсә, җилеме һәм имчәкләре "пешеп" кайткан сыерыңны сава алмыйсың. Балтырганга каршы бездә беркем дә көрәшми. Көрәшсәң, бер җәйдә юк итеп була аны үзе. Көрәк белән аз гына тамырын чокыйсың да чокырга илле-алтмыш грамм тирәсе дизель ягулыгы - солярка тамызасың. Чакырмаган кунакны җилләр ала.
Печән үсә, балтырган - юк. Җәмгыятьтә соңгы елларда үрчегән әзрсезлек күренешләреннән котылуның да традицион ысуллары күптән билгеле. Тамырларын корыта торган даруны тамызырга теләүче генә юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев