Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Туп ничек алтын була ала?

Кызыклы сорау, әйеме? Байлар Сабасы бистәсендә төзелеп бетеп килүче “Алтын туп” универсаль спорт залындагы төзелеш эшләре белән танышкач, тупның, чыннан да, алтын була алуына төшенәсең.

алтын туп

Чөнки биредәге иркен залда туплы спорт уеннарының нинди генә төрләре белән шөгыльләнеп булмый! Бина “Олимп” спорт мәктәбе өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе карамагына беркетеләчәк. Әлеге мәктәптә шөгыльләнүче укучылар күнекмәләрне бөтен уңайлыклар тудырылган бинада алачак. Димәк, яңа чемпионнар исемлеге тагын да озынаячак дигән сүз. Спорт залы кулланылышка ел ахырына кадәр тапшырылачак.   

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев