Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Туктар авылында яшәүче Ахияров Мөхәммәтдин Ахияр улын 90 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Килдебәк авыл җирлеге.

Туктар авылында яшәүче Ахияров Мөхәммәтдин Ахияр улын 90 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.

 

Ахияров Мөхәммәтдин Ахияр улы 1935 елнын 27 августында Саба районы Туктар авылында гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Балачак, үсмер еллары авыр сугыш елларына туры килә аның, шул сәбәпле мәктәптә дә 4 кенә ел укырга насыйп була аңа. 12 яшендә колхозда төрле эшләрдә эшли башлый.
1957 елда Кызыл Мишә кызы Наилә белән гаилә корып җибәрәләр. Ике кызларын, бер улларын бик яратып, кадерләп үстерәләр, югары белем алырга мөмкинлек бирәләр.
Мөхәммәтдин абый 40 елдан артык туган колхозында тырыш хезмәт куя. Әтисеннән итек басу һөнәренә өйрәнә, күп еллар итек басып сата, Балык Бистәсе районы авылларында итек баса. Тормыш адәм баласын төрлечә сыный. Ахияровлар гаиләсенә дә төрле авырлыклар аша үтәргә һәм улллары Миннегаянны югалту ачысын да кичерергә туры килә.
Хәзерге вакытта Мөхәммәтдин абый һәм Наилә апа Туктар авылында төп нигездә тигез, матур картлык кичерәләр. Озак яшәүнең серен Мөхәммәтдин абый тормышны сөюдә, һәр туган көнгә шөкер итеп яшәүдә күрә. Олы яшьтә булуына карамастан, кулында һәрчак яшьлек дусты- тальян гармуны. Авылның бер Сабантуе да аның тальяныннан чыккан матур, борынгы көйләрсез узмый.
68 ел бергә гомер иткән Мөхәммәтдин абый белән Наилә апа әле һаман балаларына терәк-киңәшче, 6 онык, 4 оныкчыкның яраткан әби бабасы. Мөхәммәтдин абый белән Наилә апаның тормыш сөючәнлеге, бер-берсенә булган хөрмәте һәркемгә үрнәк булып тора.

 

Хөрмәтле Мөхәммәтдин абый!
Сезне ихлас куңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлек, имин көннәр, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез.
Ходай биргән гомерегезне Наилә апа белән тигезлектә, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тынычлыкта яшәп үтегез.
Тормыш йөген иңнәренә салып
Үргә менә ирнең асылы.
Андыйларның максатлары зурдан,
Җиңә алар буран, давылны.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшәгез сез бик кадерле булып
Гомерегез үтсен хөрмәттә.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

 

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Килдебәк авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев