Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Тукран тәүбәсе» театраль солянка

3 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Тукран тәүбәсе» дигән хәйрия театр солянкасы куелды.

Спектакльдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче сәнгать үзешчәнлеге, модель китапханәсе мөдире Л.Д. Мөхәммәтҗанова белән берлектә катнашты. Бу спектакль геройларга карата кызгану хисе белән сугарылды һәм шактый көлдерде. Актерларның нечкә юморы һәм искиткеч уены, искиткеч постановкасы, барлык нечкәлекләргә кадәр уйланылган: музыка, яктылык, декорацияләр, беркемне дә битараф калдырмады.

Чара барышында Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче сәнгать үзешчәнлеге һәм Мичәнбаш клуб мөдире А.Б.Гаврилова башкаруында җырлар яңгырады. Тамашачылар бу комедияне бер сулышта һәм зур рәхәтлек белән карадылар. Автор һәм режиссер куючы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе А.А.Шакирова. Спектакль ахырында авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев рәхмәт сүзе белән чыгыш ясады. 

Чыганак: Шәмәрдән авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев