«Туган Як» җәмгыяте кырларында урып-җыю эшләре төгәлләнде.
Игенчеләр бик тырышып эшләделәр. Бүгенге көндә 1932 гектар кырда барлыгы 43251ц ашлык җыеп алынган.
Комбайнчылар Нияз Маликов , Илназ Маликов, Айдар Тимергалиев һәрберсенә 12536шар центнер ашлык суктырдылар. Ашлык ташучы шоферлар да тырышып эшли. Гыйлметдинов Азат басудан амбарга 14194 ц ашлык ташыды, Шайхелисламов Илфат 5200 ц, Садыйков Фәнәвил 10831ц, Җанов Раил 12111ц ашлык ташыган. 1 гектардан 22,38 ц уңыш алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев