Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Туфрактагы корткычларны ничек юк итәргә
Корткычларның канатлы армиясе, читтән очып килеп, бакчага зыян салса, беришләре туфрак астында яшеренеп, астыртын гына этлек эшләп ята. Бәрәңге алырга керешкәч кенә, бүлбене тишеп эченә кергән, аны бозып бетергән каты кортларга — шартлавык коңгыз личинкаларына тап булабыз.
Кишергә дә көн күрсәтми бу корткычлар. Мөлдерәп чәчәк атып утырган бакча җиләкләре шиңә, берәм-берәм егылып үлә башладымы, тамырларын аю чикерткә яисә май коңгызы личинкалары — хрущлар кимереп ашап, үсемлекләрне харап иткән дигән сүз. Тиз арада кискен чара күрмәсәң, башка түтәлләргә күчеп, үсемлекләрнең тамырларын корытачаклар.
1,5-4 см озынлыктагы, коңгыртсу-саргылт ут чыбыгына (проволока) охшаган каты кортлар туфракта дүрт ел яшәгәч, коңгызга әйләнә, анысы үз чиратында йомырка салып калдыра. Май коңгызы личинкалары җирәнгеч кыяфәтле: ак төстәге симез гәүдәсе баш бармак юанлыгында, 3-6 см озынлыкта, башы коңгырт төстә, алгы аяклары көчле, үткен тешләре агач тамырларын да кимереп өзә ала. Май коңгызлары тирес, компост өеменә, ачык грунтка йомырка сала, хрущлар туфракта 4 ел яшәгәч кенә өлгереп җитеп, коңгызга әверелә. Бу вакыт эчендә күпме яшелчәгә, аеруча тамыразыкларга, җиләк-җимешкә, бүлбеле чәчәкләргә зур зыян салырга өлгерә!
Каен һәм бакча җиләкләренең, бәрәңгенең бик мәкерле дошманы — нематода. Микроскоптан гына күренә торган,
0.5-1.5 мм.лы, ак төстәге вак кортларның бер ишләре үсемлекләрнең тамырларын камап алып, кимереп бозып бетерә. Мондый тамырлар шыксызланып кабарып тора, аларда галлалар пәйда була. Икенче төрдәгеләре сабаклар, чәчәкләр эченә тишеп кереп, үсемлекнең сутын суыра-суыра, йомшагын эчтән ашап, тамырга таба төшә. Җәй уртасында, су сибүгә карамастан, шәлперәеп, башлары бөгелеп төшкән, яфраклары вагайган, формалары бозылган, сабакларында кабарынкы түгәрәк урыннар пәйда булган яшь кура җиләкләрен күргәнегез бардыр. Аларны төптән үк кисеп алып яндырмыйча булмый, чөнки биредә нематода колониясе хакимлек итә. Аның кайбер төре бакча җиләкләрен, бәрәңге, лалә бүлбеләрен, томатларны, флоксларны ашый. Яшь бәрәңге бүлбесен тишеп кереп урнашкан нематодалар колониясе, көзгә чаклы аны ашап, согын суырып, тәмам яраксызга чыгара. Нематода белән зарарланган бәрәңгене утыртудан мәгънә юк, ул тишелеп чыкмаячак. Бу корткычлар белән аяусыз көрәшеп, тулысынча котылмасак, мул уңыш турында хыялланырга гына кала.
Каты корт кискен исләргә сизгер. Бәрәңге утыртканда, бүлбеләр арасына кипкән әрем яки суган кабыгы, гөлбадран салып калдырсак, каты корт бу буразналарга зыян салмаячак. Аны куркытып качыру өчен, бәрәңге арасына ногыт борчагы чәчүчеләр бар. Бәрәңге алгач, сидерат сыйфатында люпин, борчак, рапс, гәрчич чәчү — корткычлардан саклану чарасы. Кар эрегәч, 8-10 бүлбене урталай ярып, чыбыкларга кадап, бәрәңге утыртыласы кишәрлекнең төрле урыннарына күмеп чыгарга була. Ач кортлар атна-ун көн эчендә шул бәрәңгеләргә кереп тулачак, алдавычларның җир өстендә тырпаеп торган “антенна”ларыннан тартып чыгарып, корткычларны юк итү авыр түгел. Каты корт сарут, арыш, бодай, солы тамырларын ярата, шунлыктан бәрәңге бакчасына сидерат итеп, бөртекле культуралар чәчәргә ярамый.
Югарыда аталган ысулларны 2-3 сутыйлы кишәрлекләрдә куллану отышлы булса да, бәрәңгене зур мәйданнарда үстергән чагында, бүлбеләрне утыртканда һәр төбенә ачы исле үлән, суган, сарымсак, йомырка кабыгы салып чыгу мөмкин хәл түгел. Шулай да бәрәңге бакчасына сидерат чәчү, көздән известь кертү, көл сибү, үсемлек калдыкларын читкә чыгарып яндыру кебек алымнарның файдасы булуы бәхәссез. Каты кортлар бик нык үрчеп, уңышка зур зыян салган очракта, “Почин”, “Базудин”, “Баргузин”, “Провотокс”, “Землин” кебек химикатлар кулланып, алардан котылып була. Шартлавык коңгыз йомыркасын сарут тамырларына сала, шуның кыяклары, сабаклары белән туклана. Бәрәңге кишәрлегендә әлеге чүп үләненең үзе түгел, эзе дә булмасын өчен, бакча казыганда сарутның тамырларын берәмтекләп җыеп алырга туры килә. Сарут баскан бакчаны сукалагач, беренче елда бәрәңге утыртудан мәгънә юк. Монда борчак, фасоль кебек кузаклы культура чәчеп үстереп алсак, туфрак азотка баер, каты корттан котылырбыз. Май коңгызы личинкаларын бакча казыгында, тирес таратканда җыеп алып юк итәбез. Кара туфракта алар яхшы күренсәләр дә, бакча җиләге түтәлендә тамырлар арасына яшеренеп кышлаучыларын, алар зыян сала башлаганчы күреп булмый. Качкыннарны туфракка “Антихрущ”, “Валлар” препаратлары сибеп юк итәргә була.
Язын май коңгызлары күпләп очкан вакытта, кисмәкләргә беркадәр су тутырып, эчләренә каратып яктырткычлар элеп кую отышлы. Алдавыч фонарь яктысына очып килгән коңгызлар суга егылып төшә. Май коңгызлары көпшәк туфракка, тирес өеменә йомырка сала. Алар күпләп оча башлаганчы, мөмкин кадәр күбрәк түтәлләрне мүлчәләү, өсләрен тукылмаган материал белән каплау, тиресне яхшылап томалау зарур. Нематода белән көрәшү өчен биологик һәм химик чаралар кулланырга туры килә. Тырнак һәм бәрхет гөл, сидерат сыйфатында вика, борчак, ногыт, фасоль, люпин, люцерна, фацелия, арыш уҗымы, солы үскән мәйданнардан нематода юкка чыга. Язын һәм җәй башында, 10 л. суда 100 гр. аммиак селитрасы яки 40 мл. нашатырь спиртын салып болгатып, әлеге эремәләрне чиратлаштырып, үсемлекләрнең тамырларына берничә мәртәбә сибеп, корткычларны юк итәргә була. Бу азотлы ашламалардан туфракка зыян юк. “Немацид КС” эремәсе һәм “Микорад Немато 3.1” порошогы нематода белән көрәшүче ышанычлы биологик препаратлар. Алардагы энтомопатоген гөмбәчекләр нематодаларны, аларның йомыркаларын юк итә. Порошок хәлендәгесен язын туфракны йомшартканда, түтәлдәге җиләкләрнең, чәчәкләрнең тамыры әйләнәсенә сибәргә, бәрәңге утырту чокырына салып калдырырга була. Тере микроорганизмнар җылы һәм дымлы туфракта гына яши, үрчи ала, шунлыктан туфракны әйбәтләп мүлчәләү зарур.
Фото: пиксабай
Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев