Түбән Симет авылында гомер кичерүче Зәйнетдинова Саимә Ибраһим кызының бүген туган көне
Аңа 90 яшь!
Зәйнетдинова Саимә Ибраһим кызы Арча районының Сикертән авылында туган. Ул 1948 нче елны Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия училищесына укырга керә. 1953 нче елны училищены тәмамлый һәм Арча районы Гөберчәк авылының башлангыч мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә, анда бер ел эшләгәч, Курса Почмак җидееллык мәктәбенә күчерелә. Бу мәктәптә 4 ел эшли. Аннан Саба районы Түбән Симет авылы егете Зәйнетдинов Җәмил кыям улына тормышка чыга. Түбән Симет башлангыч классларында 30 ел балалар укыта.
“Эшемне һәм балаларны бик яраттым, шуңа күрә намусым кушканча тырышып эшләдем.” – ди Саимә апа.
Семьяда алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Өчесе дә югары белемле, үз эшләренең остасы булып хезмәт куялар. Бүгенге көндә Саимә апаның 7 оныгы , 9 оныкчыгы бар . Ул улы Шамил гаиләсе белән төп нигездә яши.
Саимә Ибраһим кызын бүген Саба районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Л.Гайнетдинова, Симет авыл җирлеге башлыгы И.Әхмәдуллин, Югары Симет урта мәктәбе директоры Р.Гарифуллин котладылар.
Саимә апаны туган көне белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.
Юбиляр хөрмәтенә бүген "Дулкын" радиосында җыр яңгырый. Яратып тыңлагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев