Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«ТранзитСити» компанияләр төркеменә нигез салучы якташыбыз Ринат Габделхаков компания оешуга 25 ел тулуны үзенчәлекле итеп үткәрүне күздә тоткан

Компания җитәкчелеге теләктәшлеге белән юбилей елының бер чарасы буларак агач утырту акциясе оештырылды. Төп максат – табигатьне саклау, аны үстерү һәм киләчәк буынга мирас итеп калдыру.

Агач утырту урыны итеп районыбызның Өтернәс авылы янында урнашкан лыжероллер трассасы буе сайланган иде. Бәйрәм рухын биредә казаннарда пешеп торучы тәмле кайнар ризыклар, дәртле көйләр биреп тора. Ә инде экологик максатларны күздә тоткан әлеге чарага килгән ТранзитСити компаниясе вәкилләрен район башлыгы Рәис Миннеханов сәламләде. Аларны һәм аның җитәкчелеген оешманың юбилее белән тәбрик итте. Агач утырту – бәйрәм елының күңелле бер чарасы итеп оештырылган. Лыжероллер трассасына керү юлы янындагы ачыклыкка акциядә катнашучы компания хезмәткәрләре менә шушы нарат үсентеләрен утыртырга тиешләр.Урман хуҗалыгы исә аларга бөтен мөмкинлекне тудырып, эш процессында кулланылачак барлык кирәк-яракны туплап куйган.

.Реклама.
ИП Гаптельхаков Р.Н. ИНН 165800505466
2VtzqueUWLX

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев