Тәпиләп, ерак китеп булмый. Җәяү чыгып киткән Чистай егете машинага утырган
Сәфәр чыксаң, әүвәл юлдаш тап, дигән борынгылар. Әмма Чистай егете Зөлфәт Вәлиуллин бу сүзләргә колак салып тормаган, ахры. 6 августта ул, документларын һәм башка кирәк-яракларын җыйнап, ялгызы гына җәяүле сәяхәткә кузгала. Максаты – Санкт-Петербургка барып җитү.
Навигаторга ышансаң, Чистай белән Питер арасы турыдан 1305 чакрымны тәшкил итә. Әмма егетнең – үз маршруты. Зөлфәт ни өчен шушы шәһәрне сайлаган икән соң? Гомумән, җәяүле сәяхәткә аны нәрсә этәргән?
2014 елда Стәрлетамак – Санкт-Петербург маршруты буенча велосипедта Илдар Сәйфетдинов чыгып китә. Ике меңнән артык чакрымны узганда, юлы Чистай аша үтә һәм Илдар Зөлфәтләрдә төн куна. Нәкъ менә аның сәяхәте Зөлфәтне җәяүле сәфәргә чыгарга этәрә инде. “Эт эрә тора, кәрван бара тора!” дип рухландыра аны Илдар “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә.
Хәлләре, яңалыклары белән кызыксынып торучыларга Зөлфәт кичләрен җавап яза. Көндез ул юлда. Барлык күргән-очраткан нәрсәләре, кешеләр, тәэсирләре белән социаль челтәрдә бүлешеп бара, фотолар элә. Үзенә ярдәм, теләктәшлек күрсәтүгә дә каршы түгел. Өеннән Чистай егете нибары 200 сум акча белән генә чыгып киткән була!
Без дә аның белән элемтәгә чыктык. Зөлфәт бу вакытта Чабаксарга җиткән, ялга туктаган иде. Әмма егет маршрутында үзгәрешләр булуын искәртте.
– Юлда барганда шуны аңладым: бертөрле юл буенча бару миңа кызык түгел икән инде. Бөтен уңай тәэсирләр, фикерләр җирлекләрдә тукталгач барлыкка килә. Ягъни, кешеләр белән танышкач, авылларга кергәч. Шуңа күрә хәзер озын юлны очраган машинага утырып, ә якын араны җәяүләп үтәргә дигән фикергә килдем. Моны җирлекләрне күбрәк өйрәнер өчен дә эшлим. Болай сәяхәт иткәндә җирлек тарихына күбрәк игътибар бирелә, кызыклы урыннар белән танышырга вакыт тия. Социаль челтәрдә барысы турында сөйләп, фотолар элеп барачакмын.
Егетнең автостоп белән сәяхәт итәргә уйлавын белгәч, социаль челтәрдәгеләрнең аңа карата фикере үзгәрде, алар ике төркемгә бүленде. “Аңлашылды, артка чигендең”, “Болай сәяхәт итсәң, әти-әниеңә тынычрак булыр”, “Автостоп белән кем дә сәяхәт итә ала”, “Ниһаять, акыллы фикер” – бу Зөлфәткә карата язылган сүзләрнең берничәсе генә. Әче теллеләнеп, үпкәләп язучылар күбрәк. Әмма Зөлфәт җәяүле сәяхәтеннән бөтенләй туктый да машинага утыра дигән сүз түгел бит бу. Аягындагы яралар аркасында да сәяхәтенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр ул.
Юл газабы – гүр газабы, Зөлфәтнең юлы да җиңелләрдән түгел. “Азык-төлек, су, һава торышына, табигать шартларына бәйле кыенлыклар туа. Төп бәла – аяклар. Игътибар бирмәсәң, авыртуы ихтимал”, – ди ул. Матди яктан булышучылар да табылган. Банк картасына киң күңелле кешеләр тарафыннан җибәрелгән акчаны сәяхәтче юл кирәк-яракларына тота. “Ул акчага мин телевизор алмыйм бит. Күптән түгел аяк киеме сатып алдым, юл букчасын алмаштырдым. Җибәрелгән акчаны ашау-эчүгә дә калдырам”, – дип аңлатты Зөлфәт. Кая барганын белү өчен, карталар, мобиль кушымталар, юл күрсәткечләрен куллана. Телефонын юк-бар өчен тотмый, батареясен саклый. Хәтта якыннары белән дә язышып кына аралаша. Таныш булмаган кешеләр дә, сәяхәтченең азга гына югалып торуын күрү белән, борчыла башлый икән. Сәламәтлеге турында гел кызыксынып торалар. “Юлда менә бу кирәк булыр, менә моны сатып ал, моны куллан”, – дип киңәш язучылар да күп.
Җәяүле сәяхәт Зөлфәт Вәлиуллинга үзендә төрле сыйфатлар ачарга да ярдәм иткән.
– Үземдә начар сыйфатлар барлыгын сәяхәткә чыккач белдем. Мәсәлән, уйламыйча гамәл кылу, җавапсызлык. Аннары шуның аркасында үземә авыр була. Йә син акылга утырасың, йә интегәсең – икесенең берсе, – ди Зөлфәт.
– Юлда барганда татарлар эзләүне дә максат итеп куймадыңмы? Ярдәм итми калмаслар иде, – дип сорашабыз.
– Дөресен әйткәндә, нинди милләттән булуыма басым ясамыйм. Үземне, иң беренче чиратта, Җир кешесе итеп күрәм. Урысмы син, татармы – мөһим түгел, – дип фикере белән бүлеште сәяхәтче. – Минемчә, барыбыз да бертигез, барыбыз да Җир шарында яшибез. Үзем шикелле кешеләрне дә, татар милләтеннән булганнарны да эзләргә тырышмыйм. Миңа үзенчәлекле, башкаларга охшамаган кешеләр белән танышу кызыграк.
Машинага утыргач, Зөлфәт төньяк башкалага тизрәк барып җитәргә уйлый. Чистайга ничек кайтасы турында әле уйламаган. “Миңа күпмедер вакыт Санкт-Петербургта яшәп торырга мөмкин булачак, – ди ул. – Аннан соң, бәлки, яңадан җәяүле сәяхәткә чыгып китәрмен, картада яңа нокта табармын. Әлегә Санкт-Петербургка барып җитәргә кирәк, бу – төп максат”.+
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев