Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 2921 булды

Дүшәмбе көнне Төркиядә булган җир тетрәү корбаннары саны 2921 кеше булды. Бу турыда Anadolu агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» яза.

«Төркиянең көньягында җир тетрәү корбаннары саны 2921 кешегә җитте, тагын 15834 кеше яраланды», – дип хәбәр иткән агентлык Төркиянең Гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Юныс Сезарга сылтама белән.

Моңа кадәр 2316 кеше һәлак булу, 13293 зыян күрү турында хәбәр ителгән иде.

Дүшәмбегә каршы төндә Төркиянең көньягында көчле җир тетрәү һәм аның артыннан кайтаваз-тетрәүләр Төркиянең берничә провинциясенә һәм күршедәге Сириягә зур зыян китерде, диелә хәбәрдә.

 

Фото: Anadolu Agency/Getty Images

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев