Токымсыз мал тотканчы...
Күптән түгел Буа районында бер хуҗалыкның терлекчелек комплексында булган идем. Терлекчеләр арасында тирә-юньдәге авыллардан, хәтта күрше төбәкләрдән килеп эшләүчеләр арткан. Үз авылларында яшәүчеләрнең фермадан читләшүе сәбәбе күп төрле гаделсезлекләр, шул исәптән эш шартларының, аеруча хезмәт хакларының түбән булуында.
Хуҗалыкта эш хакы җитештерелгән продукция күләменә карап түләнә. Сөт аз булгач, түләү дә күп түгел. Мондый хәлгә читтән килеп эшләүче терлекчеләр дә канәгать түгел. Сыерларның ике елга бер бозаулавы, нибары 20 проценты гына югары җитештерүчән токымлы булуы да мул сөт алуга киртә куя.
Матди кызыксындыру булмагач, сыерларга тиешле тәрбия дә эләкми. Тизәккә баткан малларның интегеп йөткерүләре, мескен кыяфәтләренә карап күңелгә борчулы уйлар килә. Соңыннан ачыкланганча, савым сыерларның бер өлеше лейкоз белән җәфалана икән. Арада башка чирләрдән интегүчеләре дә бар, диләр.
Бозаулар торагындагы хәлләрне күргәч тә ни өчен савым сыерларның шушы хәлгә төшүләрен аңларга була. Тәрбия күрмәгән токымсыз таналардан киләчәктә мул сөт бирүче сыерлар чыгачагына да ышаныч аз.
Мөмкинлек бар, теләк җитми
Татарстан ил күләмендә иң күп сөт җитештерүче төбәк булып танылса да, хәлләр төрле хуҗалыкларда төрлечә. Озак еллар дәвамында терлекчелеккә тиешле игътибар бирмәгән Әлмәт районы Расих Гайнетдинов җитәкчелегендәге "Сосновка" хуҗалыгында бүген бер сыердан савым күләме нибары 3,4 килограмм тәшкил итә. Районның "Чишмә" хуҗалыгында (Александр Горохов) сөт җитештерү күләме 3,6 килограммнан артмый.
Тәүлегенә 4-5 килограмм сөт белән канәгатьләнеп яшәүче Азнакай районы "Престиж Агро-Чалпы" хуҗалыгы (җитәкчесе Мансур Фәсхетдинов), Әлки районы "Чаллы" (Роберт Гарифуллин), Буа районы "Йолдыз" (Айдар Латыйпов), Яшел Үзән районы "Күгәй" (Ирек Хәйруллин), Минзәлә районы "Органик Төркем" - "Чулман" (Ленар Ахунов) хуҗалыкларындагы аяныч хәл дә терлекнең токымына тиешле игътибар булмаудан.
Югыйсә республикада 60 токымлы терлек үрчетү хуҗалыгы һәм 15 токымлы терлек җитештерү заводы бар. Белгечләр әйтүенчә, безнең шартларда хуҗалыкларда голштин, холмогор (Татарстан тибындагысы) һәм кара-чуар токымлы сыерлар асрау кулайрак. Бу токымнарның һәркайсы югары җитештерүчәнлеге белән аерылып тора. Токымлы терлек үрчетү хуҗалыкларында тәрбияләнүче сыерларның ел дәвамында 7 мең килограммнан артык сөт бирүе дә шуны раслый.
Чит ил генетикалы малларның аеруча нәзберек булулары билгеле. Андыйларга тиешле тәрбия бирү өчен шактый чыгымнарга барырга туры килә. Ә үзебезнең шартларга яраклаштырылган, үзебездә тәрбияләнгән таналар сөтне күпмегәдер кимрәк бирсәләр дә, табышлары зуррак. Әтнә, Кукмара, Балтач һәм кайбер башка район хуҗалыкларының уңай тәҗрибәсе дә шуны раслый.
Орлыгы Бохарадамы әллә?
Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, үзләрендә токымлы терлек булдырып, югары нәтиҗәләр белән эшләүче хуҗалыкларга ярдәм күбрәк булачак, ди.
Узган ел 3 мең баштан артык югары җитештерүчән токымлы таналар сатып алган хуҗалыкларга субсидия бирелгән. Якын арада тагын 2 мең баш токымлы терлек алу өчен хуҗалыкларга бюджет ярдәме күрсәтеләчәк.
Сыерларның токымын яхшырту өчен республикада барлык мөмкинлекләр бар. Алда әйтелгән махсус хуҗалыклардан тыш, "Элита" токымлы терлек үрчетү предприятиесе теләге булган һәр хуҗалыкны югары сыйфатлы орлык белән тәэмин итә ала. Узган ел әлеге предприятиедә 1 миллион доза орлык җитештерелгән.
Моның нәтиҗәсе дә бар. Республика хуҗалыкларында узган ел 280 мең бозау алынган. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 1313 башка күбрәк. Тик хәл генә төрле хуҗалыкларда төрлечә. Әгерҗе, Кама Тамагы, Мөслим һәм кайбер башка район хуҗалыклары ясалма орлыкландыру эшен дә үзагымына куйган бугай. Шуның аяныч нәтиҗәсе буларак, андый районнарда 100 баш сыердан нибары 55-69 бозау алына. Сыерлары да ике елга бер бозаулый. Ясалма орлыкландыру булмагач - бозавы, бозавы булмагач, сөт азлыгына гаҗәпләнәсе юк.
("Ватаным Татарстан", /№ 21, 13.02.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев