Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Төнлә Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янында җиңел машина суга төшеп баткан

Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янындагы күпер тирәсендә җиңел машина суга төшеп киткән һәм баткан. Экстрен хезмәтләргә шул хакта төнге 12 сәгатьтән соң хәбәр иткәннәр.


Автомобиль эчендә кешеләр булмаган, дигән шалтыратучылар. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Коткаручылар урында водолаз постын урнаштырган, су төбенә киткән автомобильне тикшергән һәм буксир трослары ярдәмендә аны ярга чыгарган.

Хуҗасы тукталыш тормозына куярга оныту сәбәпле, «Лада» машинасы суга төшеп китүе ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев