Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ТМТВ музыкаль премияләр тапшыру тантанасыннан кызыклы ун факт

Кичә "Пирамида" концертлар залында ТМТВ татар музыка телевидение премиясе тапшырылды. Сезнең игътибарга әлеге чарадан ун кызыклы фактны тәкъдим итәбез.

1. ТМТV премияләрен тапшыру тантанасы 15:00 сәгатьтә артистларның кызыл келәмнән узуы белән башланып китте. Тамаша үзе төп-төгәл 17. 00 сәгатьтә башланырга тиеш булса да, сәхнә пәрдәләре 35 минутка соңарып ачылды. Сәхнә артындагы сөйләшүләр буенча, моның сәбәбе - техник төзексезлекләр иде.
2. Чара алдыннан журналистлар белән очрашу вакытында тамашаның биш сәгать дәвам итәчәге турында әйткәннәр иде. Әмма концерт алты сәгать дәвам итте һәм төнге 11 тулып үткәч кенә тәмамланды.
3. Узган ел кызыл келәмгә Фирдүс Тямаев "алтылы" машинасында килеп туктап шаккатырган иде. Быел аны Ләйсән Мәхмүтова алыштырды - ул мотоциклда килде.
4 Быелгы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасын Булат Бәйрәмов һәм Айрат Ильясов, Иркә һәм Рифат Зарипов, Айваз Садыйров һәм Назлыгөл Сөнгатуллина - барлыгы алты кеше алып барды. Гөлназ Сәфәрова тамашада күренмәде.
5. Иң күп алкышларны Башкортстаннан чыккан җырчылар җыйды. Тамашачы Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Радик Юльякшин, Хәния Фәрхи, Филүс Каһиров һәм Салават Фәтхетдиновның чыгышларын аеруча яратып кабул итте. Шулай ук Гүзәл Уразова, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм "Артур-Марат" дуэты да йокымсырап утырган тамашачыны җанландырып җибәрде.
6. Берничә номинациягә дәгъва кылсалар да, концертта Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясамады.
7. "Татар радиосы" ди-джее Булат Бәйрәмов ике - "Гаилә кыйммәтләре" һәм "Иң яхшы алып баручы" номинацияләрендә җиңү яулады.
8. "Татар сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен" Флүрә Сөләйманова бүләкләнде. Әмма олпат җырчыбызның сәламәтлеге начар булу сәбәпле, ул тантанага килә алмады.
9. Үзенчәлеге, зәвыгы белән иң истә калган номерлар дигән вакытта Ильвина һәм Лилия Хәйруллинаның чыгышларын әйтергә мөмкин.
10. Соңгы вакытларда төрле матбугат чараларында: "Миңа хәзер "Татар җыры" кебек тамашалар кызык түгел..." "..Иң соңгы чыгыш ясаган җырчы иң яхшысы дигән сүз түгел әле, менә минем хәзер ахырга кадәр көтеп торасым килми, шуңа күрә алданрак чыгыш ясап, кайтып китергә тырышам", - дип белдергән Салават иң ахыргы чыгыш ясады. Ул "Ике гасырның иң яхшы җырчысы" номинациясендә җиңеп чыкты. Салават һәм Радик Юльякшин батлы буенча сүз кузгатылмады.
Тамаша турында тулырак язманы сайтыбызда һәм газетада алдагы көннәрдә укый алырсыз.
Шул ук чарадан фоторепортаж карый аласыз: http://saba-rt.ru/tt/2016-05-20-11-54-16/item/1919-tmtv-premiyasend%D3%99-salavatka-%E2%80%9Cike-gasyirnyi%D2%A3-i%D2%A3-yahshyi-%D2%97yirchyisyi%E2%80%9D-b%D2%AFl%D3%99ge-tapshyiryildyi-elvin-grey-bel%D3%99n-%E2%80%9Cbatl%E2%80%9D-bulmadyi-%20fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев