Әҗәтләрдән чеченча котылу. Без алардан киммени?
Россиядә соңгы көннәрдә моңарчы күрелмәгән хәл булды: Грозный шәһәренең Завод районы суды халыкның ”Газпром”га бирәчәк әҗәтен гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Газ сатучыларга карата эшне прокуратура башлады, ихтимал, халык өчен сөенечле нәтиҗә белән төгәлләнүе дә аның әнә шуннандыр. Чечен үрнәге Россиядә зур шау-шу кубарды.
Башка өлкәләр сәясәтчеләре дә халыкның монополист алдындагы бирәчәкләрен гамәлдән чыгаруны таләп иттеләр. Чувашиянең Дәүләт Советы депутаты, ЛДПР вәкиле республика прокуратурасына: ”Без Чечнядан киммени?” – дигән мөрәҗәгать белән чыкты һәм республика халкының газга әҗәтләрен гамәлдән чыгару турында эш кузгалтырга чакырды. Башкорт депутатлары да уянды, аларда да чечен үрнәген өлге итеп алырга чакыру яңгырады. Оренбург өлкәсе закон чыгаручылары исеменнән депутат Владимир Фролов барысыннан да уздырды: газ чыгаручы державага бөтен ил күләмендә әҗәтләрне гамәлдән чыгарга кирәклеген искәртте, хәтта коммуналь чыгымнар өчен түләүләрне бөтенләй үк туктатырга өндәде. Ставрополь краенда, Смоленск өлкәсендә, Дагыстанда депутатлар һәм җәмәгать эшлеклеләре ду купты.
Кар йомарламы кебек үскән депутатлар активлыгы исә тиктомалдан гына түгел. Биредә популизм да бардыр, билгеле, әмма алар хорында хакыйкать тавышы да яңгырый. Халык, Россия халкы, бигрәк тә кавказлылар коммуналь түләүләрнең авырлыгыннан сыгылып килә соңгы елларда. Кайда хезмәт хаклары түбән, шунда проблемалар башлана да инде.
Тарифлар исә ел саен әйбәт үк үсеп тора. Кәгазьдәге уртача хезмәт хаклары ярыйсы гына күренсә дә, халыкның күпчелеге уртачадан күпкә түбән ала. Әле анысын да күп җирдә вакытында түләмиләр. Хезмәт хакының чыпчык тезеннән генә булуыннан аеруча авыллар интегә. Чиновниклар исә газга, утка, бензинга бәяләрне көнбатыштагыча итү идеясе белән бик кызып яндылар бит ике меңенче елларның башыннан ук. Бәяләр үсеше белән хезмәт хаклары үсешендә тигезлек һәм пропорция булмау социаль киеренкелек тудырмыйча калмый. Күрәсең, Чечняда моңа беренче булып игътибар иткәннәр. Ә бит туксанынчы елларда халык бик аз түләде газ өчен. ”Газпром” ул чакта да бик табышлы һәм бай оешма иде. Акчасы ташып тора иде. Кызыгы шунда: газга бәяләр үсү белән, табигый монополиянең табышы кимеде. Төпсез кисмәккә су тутырган шикелле була башлады. Бәяләрне тагын, тагын һәм тагын күтәрүне таләп иттеләр.
Дөрес, халыкны социаль яклау ысулы да кулланылырга: коммуналь түләүләр гаилә кеременең 20 процентыннан артып киткәндә, субсидия бирелергә тиеш иде. Газета хәбәрчесе Арчага шалтыратып белеште: районда ул субсидияне алучылар байтак икән. Ләкин субсидиягә ирешү өчен, тиешле документлар җыеп тапшыру гына җитми, газга, утка әҗәтең булмаска тиеш.
Ярыйсы гына хезмәт хаклары алып, әҗәтләрен түләмәүчеләр дә очрый. Дөрес, авылда бик шаяра алмыйсың. Ике ай түләмәдеңме, закон буенча өеңне газ челтәреннән өзә алалар. Мәгълүм фаҗигале хәлләрдән соң (утын ягып, янып үлүчеләр дә булды бит) ашыгып өзмиләр үзе газны. Күрәсең, шулай итеп әҗәтләр җыела торгандыр инде. Биектау районында, һәр дүртенче кулланучы газ өчен вакытында түләми, дип зарлана бит әнә газчылар. Менә монда инде сорауны район хакимиятенә һәм социаль хезмәтләргә куярга кирәктер, мөгаен. Районда 5 меңнән артык кеше газга вакытында түләми икән, моның сәбәпләре ачыкланганмы, ул сәбәпләрне бетерү өчен нәрсәләр эшләнгән?
Арча газчылары әҗәтләр турында мәгълүмат бирүдән баш тартты. ”Бернинди дә мәгълүмат бирмибез”, – диделәр. Хезмәт хакының вакытында түләнүе, аның минималь күләмнән түбән булмавы, яхшы түләүле эш урыннары булдыру сәясәтен алып бару, эшләп-эшләп тә акчасы яшәргә җитмәгәннәргә субсидияләр түләүне оештыру чиновниклар кайгысы булырга тиеш дип уйлыйм мин үзем. Шулай булмаганда, ни өчен дистәләгән хезмәт тотарга ди әле районда?
Ә болай әҗәтләрне чечен ысулы белән гамәлдән чыгару бары тик шул Кавказ республикасы өчен генә яраклы булып калмагае. Рамзан Кадыйров әнә газга әҗәтләр җыелуда газчыларның үзләрен гаепләде дә куйды: тузган җиһазлар кулланалар, диде. Дөрес, халкы газ өчен түләмәгән район җитәкчеләре дә урыныннан алынды. Әҗәтләрне алай уптым гамәлдән чыгару дөрес гамәл түгелдер инде ул, мөгаен. Даими рәвештә түләп баручылар нишләргә тиеш андый очракта? Аларга да коммуналь түләүләрне туктатырга дигән сигнал түгелме бу? Һәр очрак конкрет каралырга тиештер судта.
Газчылар әлегә Чечня белән дә яңадан судлашырга җыена. Тик чечен синдромы илдә социаль киеренкелекнең югары ноктага якынлашып килүе турында сөйли. Табигый байлыклар халыкныкы булырга тиеш, шулай булгач, аларга түләү дә чыгару һәм китерү чыгымнарын каплау күләменнән югарырак сикермәсен инде ул. Чит ил футбол клубларына күп итеп акча түләгән ”Газпром” үз халкын күтәрәмгә калдырмасын. Төрле өлкә депутатларының табигый монополиягә каршы популистларча чыгыш ясаулары белән генә тукталмасын эш, мәсьәлә дәүләт күләмендә яңадан каралсын. Хөкүмәтнең, дәүләтнең төп вазифасы – халыкның яшәешен лаеклы итеп оештыру икәнлеге онытыла башлады соңгы елларда Россиядә. Әҗәтләрдән чечен ысулы белән котылырга тырышу югары җитәкчелеккә шул вазифасын искә төшерергә булышсын иде.
Фото: http://vatantat.ru/
(“Ватаным Татарстан”, /№ 8, 22.01.2019/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев