Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тимершык авылында яшәүче Хафизова (Хуҗина) Бибизакирә Хуҗа кызына 90 яшь тулды.

1934 елның 2 февралендә Тимершык авылында колхозчы Хуҗа һәм Латифа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.

90летие
Бибизакирә апа 1941 елда Тимершык сигезъеллык мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә, 4 класс белем ала. Сугыш чоры сәбәпле тормышлары бик авыр була. Ашарга язларын бакчадан черек бәрәнге, үләннәр чыга башлагач кычыткан җыеп ашка җыйганнар.
Сугышлар беткәч 1952-1953 елларда Казанга килеп КАЗАНЬХИМСТРОЙга эшкә урнаша, берничә ел шунда эшләп әнисен сагыну сәбәпле эшен ташлап кире авылга туган йортына кайта. Бибизакирә апа 50 яшендә ХХII-Партсъезд исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыкты. Шулай ялда булса да җәйләрен амбарга ашлык чистартырга һәм көзләрен бәрәңге чүпләргә йөрде.
1956 елда Тимершык авыл егете Хафизов Мәсегүт Фатыйх улы белән матур гайлә корып җибәрәләр. Мәсегүт абый белән Закирә апа бик тырыш, уңган гаилә булдылар. Алар бергә 58 ел гөмер итәләр, гаиләдә 6 бала дөньяга килә. Закирә апа белән Мәсегүт абый гаиләсе яшләй ике игезәк баласын җирлиләр.
1957 елгы кызы Фальянур лаеклы ялда, Казан шәһәрендә томыш итә.
1959 елгы малайлары Рафаэль да лаеклы ялда, Екатеринбург шәһәрендә гаиләсе белән тормыш итә.
1963 елгы малайлары Габделхай лаеклы ялда, Казан шәһәрендә яши.
1966 елгы кызлары Голнур лаеклы ялда,Казан шәһәрендә яши.
2014 елда тормыш иптәше Мәсегүт абый вафат була.
Бүгенге көндә 7 оныгы,14 оныкчыклары, 5 оныкчыкның балалары бар.
Закирә апа балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп Казан шәһәрендә,төпчек кызында гөмер кичерә.
 
Бибизакира апаны туган көне белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез! Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев