Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тимершык авылында яңартылган Хантимер чишмәсен ачу тантанасы булды

Тимершык авылында бердәмлеге, җыр-моңга осталыгы, хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан Хантимер нәселе турында күбегез ишетеп белә. Әле алар май аенда Г.Камал исемендәге театрда үткәрелгән “Тарихта без эзлебез” дип аталган республика күләмендә 5нче мәртәбә үткәрелүче бәйгедә җиңү яуладылар.

чишмә

Җиңү шатлыгы аларны тагын да күләмле эшләргә рухландырган. Хантимер бабайның төп нигезе каршындагы чишмәне яңадан казып чыгарып, тирә-юнен тәртипләп, чистартып, матурлап куйганнар. Чишмәне төзекләндерүгә иң зур өлеш керткән Миннерасыйх Алтынбаев белән Илнур Нәҗипов чишмә ачылышы тантанасына килүчеләрне судан авыз иттерделәр.

Тимершык мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” фольклор коллективы милли киемнәрдән, чиләк-көянтәләр белән су алырга килеп, үзләре яшь вакытта уйнап үскән “Наза”, “Бишле”, “Түгәрәк” уеннарын уйнатып, бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Катнашучылар арасында бу чишмә белән бәйле истәлекләрен яңартучылар байтак булды ул көнне. Чөнки Ак Чишмә урамы озын, анда туып-үсеп, хәзер төрле якларга таралсалар да, туган авылын, шушы чишмәне, урамдашларын күрергә дип җыелышты алар чишмә янына.

Бәйрәмне алып баручы Альбина Хантимирова шуңа да беркемне дә читтә калдырмады, барысы да үз фикерләрен җиткерде, рәхәтләнеп җырлады, биеде, аралашты. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Хантимернекеләр гел шулай бердәм булсын, ә чишмә үткәннәрне киләчәк белән тоташтыручы күпер ролен үтәп, гел агып торсын дигән теләктә калабыз.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев