Тормыш дәвам итә. Яшәргә дә, эшләргә дә кирәк. Тик җанга сугыш салган тирән яралар әрнүенә тән сызлаулары да кушылгач, төннәр тәмам газапка әйләнә. Дару эчеп яткач, бераз басылган кебек булалар да, аның көче беткәч, тагын сулкылдый башлыйлар. Ә бит яшисе килә, яшәргә кирәк! Яуда ятып калганнар өчен дә яшәргә кирәк исән кайтканнарга. Дүрт баланы да аякка бастырасы бар. Һәркем хәленнән килгәнчә колхозга булышырга тиеш. Әтиебез җәй айларында басу-кырларда, яшелчә басуларында каравылчы булып торды. Хәтеремдә,әни белән кыш көне урманнан чана тартып каен ботаклары ташып, өйдә аны себерке итеп бәйләп, тирә-юньдәге совхозларга тапшыралар да без балаларны кыш ашатып чыгарлык сугымлык ат алып кайталар.
Хәтеремдә, бер елны себерке тапшырып, әти кечкенә генә колын алып кайтты. Без балалар шул колынны җәй буе тәрбияләп, карап, көзгә елкылдап торган ат итеп үстердек. Гомерем буе, атлар күргән саен, әтине күргәндәй була идем.
Бакчабызда үскән бәрәңге дә безне ачлыктан йолып калды. Әтинең айлык пенсия акчасы - 18 сум, бу дарулар алырга да җитми иде. Кышларыбыз укып, ә яз-җәйләребез әти белән бергә кыр эшләрендә эшләп үтте. Әтиебезне югалтырга теләмәсәк тә, явыз язмыш безне иртә ятим итте, тирән яралары сызлау-әрнүдән, бөтенләйгә безнең арадан китте. Шунысы бик аяныч, хәзерге тормышны күрә алмый калды.
Әтиебезнең кылган гамәлләре, игелекле хезмәтләре турында тагын да язарга булыр иде дә, хәтеремдә бик сакланмаган шул. Әле бүген дә сугыш дигән сүздән котым очып яшим. Аның ир-атларның яшьлекләрен, исәнлекләрен урлый, сабыйларны ятим итә, хатын-кызларны тол калдыра торган яман нәрсә икәнен без белдек инде, бүтәннәргә күрергә язмасын!
Фото бизәү өчен бирелде
Нет комментариев