Тезләнгән килеш аяк тибеп булмый. Савым сыерлары ни өчен кими?
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы 20 ел дәвамында ил буенча савым сыерларының баш саны артмый. Соңгы бер ел эчендә исә, гомумән, 80 мең башка кимегән.
Россиядә иң күп сөт җитештерүче Татарстан хуҗалыкларында 349600 баш мөгезле эре терлек булса, шуларның 231500е – сыерлар. Бер ел эчендә хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең 10400 башка кимү сәбәпләре нәрсәдә? Вәзгыятьне үзгәртү өчен ниләр эшләргә кирәк?
Милек ияләренең кем булуына карамастан, җитештерелгән продукция өчен дәүләт ярдәменең күләме дә зарланмаслык. Тик шәхси хуҗалыкларда гына түгел, фермер һәм мөстәкыйль эшләүчеләрдә, хәтта дәүләт ярдәменең иң саллы өлешен алучы эре инвесторларда да савым сыерларының баш саны кими.
Билгеле, мондый хәлнең сәбәпләре күп төрле. Иң беренче чиратта бәяләр гаделсезлеге тез астына суга. Бу хакта күпме генә сүз алып барылса да, кибет киштәсендәге сөт хакы белән җитештерүчегә түләнгән акча күләме берничә тапкыр аерыла.
Кызганыч, хәтта илкүләм дәрәҗәдә узган киңәшмәләрдә әйтелгән фикер-тәкъдимнәр дә Россия Дәүләт Думасы депутатларының бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга тора. Югыйсә авыл хуҗалыгы алга киткән барлык илләрдә дә сөт җитештерүче, эшкәртүче һәм сатучыга керемнең күпме өлеше тияргә тиешлеге махсус закон нигезендә билгеләнгән. Сатучы оешма бер кап сөтне 70-80 сумнан гына түгел, 100 сумнан да сата ала. Әмма керемнең законда каралганнан артыграк өлешен җитештерүчегә кайтарып бирергә тиеш була.
Билгеле, мондый хәл аңа икеләтә зыянлы. Беренчедән, бәяне чамадан тыш кыйммәт куйса, сатып алучылар кими. Икенчедән, закон нигезендә кабул ителгәннән артыгын җитештерүчегә кайтарып бирергә мәҗбүр. Шундый кануннар кабул ителгән илләрдә генә фермерлар тыныч күңел белән терлек асрый ала.
Сабада узган терлекчеләр бәйрәменә эшкәртүче предприятие вәкилләре дә чакырулы иде. Кемне тыңласаң, шул хаклы дигәндәй, эшкәртүчеләрнең – үз зары. Ягулыкка, электр энергиясе, газга һәм башка кирәк-яракларга чыгымнар арта, керем кими, диләр. Бу кадәресе чыннан да шулай. Әмма чыгымнар алар өчен генә түгел, җитештерүчеләр өчен дә арта. Мондый хәлдән җилкәңә төшкән кыенлыкны башка иңнәргә күчереп кенә котылып булмый. Сер түгел, кайчакта шулай эшләнә дә. Эшкәртүчеләр, ел фасылына карап, кабул итү бәясен әледән-әле үзгәртеп тора.
Шөкер, республиканың күп хуҗалыкларында төрле кыенлыкларга карамый, сыер санын киметмәскә тырышалар. Беркемнең дә үзе утырган ботакны кисеп ташлыйсы килми. Тулаем алганда, савым күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 141 тоннага арткан. Бүген бер сыерга уртача савым 17,1 килограмм тәшкил итә.
Әтнә районында бу күрсәткеч – 27,6, Кукмарада – 24,5, Мамадышта – 24, Балтачта – 22,8, Сабада – 21,9, Азнакайда – 18,9, Актанышта – 18,6, Биектау районы хуҗалыкларында 18 килограммнан артып китә. Кукмара районының “Урал” хуҗалыгында бер сыердан уртача савым күләме 29,5 килограммга җиткәндә, Кама Тамагы районындагы кебек 9,2 килограмм сөт белән канәгатьләнеп яшәүче хуҗалыклар да бар. Савым сыерларының баш саны да сөт күләме аз булган хуҗалыкларда күбрәк кими. Шәхси хуҗалыкларда хәл торган саен кыенлаша.
Авыл кешесе сабыр. Авырлыкларга түзәргә күнеккән. Кереме әллә ни булмаса да, мал-туар, кош-корт асрарга тырыша. Күпләп сыер асраучылар да шактый. Иманым камил: әгәр сөткә тиешле бәя куелса, андыйлар тагын да күбрәк булыр иде.
Ә иң аянычлысы – киләчәккә ышаныч зур түгел. Сөт бәяләренең иртәгә нинди буласын беркем белми. Бәяне күбрәк киметсәләр дә, берни эшләр хәл юк. Тиешле законнар кабул ителмәгән очракта, сыер асраучы һаман да арадашчы, эшкәртүче һәм сәүдә системасы каршында тезләнгән хәлдә кала бирә. Ә тезләнгән кеше аяк тибә алмый.
- 1 июльдән кибетләрдә табигый сөт ризыклары – аерым, үсемлек майлары кушып ясалганнары аерым киштәләргә урнаштырылырга тиеш. Кулланучыга сайлап алырга уңайлы булсын өчен шулай итәчәкләр. Менә хәзер “Роспотребнадзор” белгечләре сөт ризыкларының киштәләргә куелышын тикшерергә җыена.
– Моңа кадәр ике атна дәвамында кибетләр хуҗалары белән сөт ризыкларын сату буенча аңлату эшләре үткәрдек. Бу эш алга таба да дәвам иттереләчәк. Хәзер азык-төлек кибетләрендә сөт ризыкларын сату кагыйдәләренең ничегрәк үтәлүен тикшерү йөзеннән, ике атналык рейд башлап җибәрәчәкбез, – ди оешманың баш белгече, туклану гигиенасына күзәтчелек итү буенча эксперт Татьяна Можаева. Аның әйтүенчә, гипермаркетлардан башлап, кечкенә кибетләргә хәтле – барысы да тикшереләчәк.
Табигый һәм ясалма сөт ризыкларын аерым киштәләргә урнаштырмаган ваемсыз сатучылар, кибетләр хуҗалары сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылачак. Штраф күләме 10 мең сумнан башлана.
Камил Сәгъдәтшин
Чыганак: https://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев