Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Теләсә кая эшкә урнаша аласың” диделәр, тик мине кире бордылар

Турфан абый Насыйбуллинга беркем дә 90 яшь бирми. Әле дә йөгерә, башкаларны да йөгертә. Шуның белән гомерен озайта ветеран. Җиңүгә үз өлешен кертсә дә, мин герой түгел, ди.

 – Ул чакта сугыш тиз генә бетәр дип уйламадык. Башта хәрби күнегүләрдә өйрәттеләр, ә аннары сугышка алдылар. Бу – 1944 елның башы иде. Безне Мари урманында урнашкан яшь сугышчы мәктәбенә озаттылар, – дип искә ала Турфан абый. – Мин Әтнә районының Яңавыл авылында туганмын. 1935 елны гаиләбез белән Югары Осланга күченеп килдек. Гаиләбез ишле – дүрт малай, ике кыз идек. Сугыш җиле гаиләбезгә кагылмыйча калмады. Абыйларым алданрак, мин исә иң соңгы булып сугышка киттем. Исән кайтып булырмы, дип уйлый идем. Тик безгә сугышка керергә туры килмәде. Самолетларны очарга әзерләп тордык. Хәзер менә уйлап утырам: зур хезмәт булган бу. Шул ук вакытта бик җаваплы да бит. Очар алдыннан барлык самолетларны карап чыгасың. Вакытында маен саласың, биредә чисталык та кирәк. Шулай итеп 11 ай буе самолетларны очарга әзерләдек. Сугыш бетү турында хәбәр кил­гәндә, без Киров өлкәсендә идек. Шатлыгыбызның чиге булмады.


Әмма әле аңа тиз генә туган якларга кайту насыйп булмый. Тагын җиде ел хезмәт итә. “Мине 1948 елда механик иттеләр. Командирлар оча торган самолетларны да ышанып тапшыралар иде. Дәрәҗә артыннан кумадым. Тик эшкә җаваплы караганымны сизеп, җитәкчеләр миңа зур ыша­ныч белдерде. Кайтканда, бик яхшы характеристика язып җибәр­деләр. “Теләсә кая эшкә урнаша аласың”, – диделәр. Мин  шул сүз­гә ышанып, районга килдем. Тик белемем булмагач, кире бордылар. Җиденче классны да бе­термәгән идем бит мин”, – ди ул.


Сугыштан олы абыйлары Сәлимҗан гына кайтмый. Әнилә­ренең йөрәге авыру сәбәпле, аңа бу хәбәрне җиткермиләр. Юкса, сугыш беткәнче үк үлеме турында хат та килгән була. Авыл советында эшләүчеләр аны тапшырмый торалар. Әмма сер капчыкта ятамыни? Кайгылы хәбәрне барыбер ишеттерәләр. “Шул сүзне ишетүгә, әни егыла. Инфаркт ала. Ике ел буе урын өстендә ятты. 58 яшендә үлеп китте. Ул чакта ике сеңлем кечкенә иде әле. Әнә шуларны карыйм дип, өйләнергә дә ашыкмадым. Кичке мәктәпне тәмамлагач, авиация техникумында укыдым. Аннан соң “Ра­дио­прибор” заводына эшкә урнаштым. Гомерем буе бары тик шунда гына эшләдем”, – дип искә ала ул.


Турфан абый 32 яшендә өйләнә. Апас кызы Сабира белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Моннан ун ел элек хәләл җефете үлеп китә. “Без ул көнне бакчада идек. Хатыным миңа ниндидер эш куша. Минем әкрен кыймылдаганны күрде дә тиз генә үзе барып тотынды. Бер минут та үтмәде, егылып төште. Инсульт булды аңа, – дип сөйли ул. – Хәзер менә шул көннән бирле ялгызым гына яшим. Сәламәтлегемнән зарланмыйм. Колаклар гына начар ишетә башлады. Розалия исемле сеңлем дә мәңгелеккә күзләрен йомды. 82 яшьлек Илһамия сеңлем белән аралашып яшим. Җәй җитсә, аның бакчасында казынабыз. Икәү бергә бик дус яшибез”. Турфан абый әле дә рульдә йөри. Тик менә соңгы арада штрафлар артканга эче поша. Күбесе тизлек арттырган өчен килә икән. Ә бу көннәрдә күп йөрергә туры килә. “Бер җирдән кайтам, икенчесенә чакырып алалар. Укучылар белән очрашуларга йөрим. Үзем дә тик утыра белмим. Әнә шуңа күрә йөртәләр инде”, – ди ул.


Быел җәй 92 яшен тутырырга җыена ветеран. Озак яшәүнең сере – тәртипле гомер кичерүдә, ди Турфан абый. “Соңы 20 елда көн саен 10 минут күнегүләр ясыйм. Киндер капчыктан бер кечкенә чүпрәк ясадым да, салкын суга шуны манып, сөртенәм. Кышын гел җәяү йөрергә тырышам. Эш стажым да 60 елдан артып ките. Әле дә тик утырмыйм. “Радиоприбор” заводында ветераннар советын җитәкләдем. Хәзер исә көн дә Идел буе районында урнашкан оешмага эшкә йөрим. Үзеңнең кирәклегеңне белү, кеше арасында йөрү картайтмый мине. Балаларым гел янәшәмдә. Оныкларның балаларын сөям. Аякта йөргәнемә бик сөенәм. Күп кеше үз яшемне бирми. Чит кешеләр, Сезгә – 75 яшь тирәседер, диләр. Карта­ймый­сың, дип сөендерәләр. Ә мине күптән белгәннәр, Турфан, син дә үзгәрәсең, элеккеге төсле түгел инде, һаман сырлар өстәлә, дип эчне пошырмакчы булалар. Ә мин аларны ишетмим. Үземчә яшим. Йөрәк әле дә унсигездә!”

   (“Ватаным Татарстан”,   /№ 63, 05.05.2018/)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев