Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Теләче районында юл һәлакәтендә 13әр яшьлек өч үсмер зыян күргән [+фото]

М7 трассасының 900нче километрында җиңел машина автовоз белән бәрелешкән.

Теләче районында "Хендай Акцент" машинасы "Мерседес" автовозы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина әйләнеп, юл кырыена очып төшкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

М7трассасының 900нче километрындагы юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бүген бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә килеп ирешкән. Урынга Олы Нырсыдан 122 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре килеп җиткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинада булган 13әр яшьлек 3 үсмер бала зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар.

Реклама

Казан, 17 июль, "Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев