Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Татарстанның су баскан авылында яшәүче: «Мондый галәмәтне күргән юк иде» [+видео]
Кичә һәм бүген булган көчле яңгырлар язгы ташу башлану вакытын тизләтте.
Бүген Ык елгасы кинәт күтәрелеп, якын-тирә авылларны су баскан. Интернетта пәйда булган ташу турындагы видеоны күргәч, зыян күргән Азнакай районының Тымытык авылында яшәүче Наҗия Мөхәммәтҗанова белән элемтәгә кердек.
- Ташу бик көчле булды, бәхеткә, безгә әллә ни зыян килмәде. Тавыклар суда йөзеп йөри. Ташу Яшьләр урамына төште. Анда су китә торган торбаның берсе ачылган, икенчесе ябык булган. Кайбер хуҗалыкларга бик зур зыян килде. Алдагы елларга базга су төшә иде, әмма мондый галәмәтне күргән булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
![Татарстанның су баскан авылында яшәүче: «Мондый галәмәтне күргән юк иде» [+видео]](https://i.ytimg.com/vi/h9OTzyh3S8w/hqdefault.jpg)
Нет комментариев