Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанның бер авылында тылсымлы урын бар (РИВАЯТЬ)

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы халкы арасында бик күп риваятьләр яши. Аларның кайберләре чагыштырмача гына, ә кайберләре ачыктан-ачык һәммәбезгә яхшы мәгълүм әкиятләрне хәтерләтә. Кем белә, бәлки, алар ул әкиятләрнең беренче үрнәкләредер дә?

Олы Солтанда күпләр тылсымлы урын дип саный торган йорт бар. Аны бер хатынның тиктормас теле аркасында шундыйга әйлән­гән дип сөйлиләр.

Бу хәл бик күптән була. Әлеге йортта бер ир һәм аның көмәнле хатыны яши икән. Бервакыт кышның зәмһәрир суыгында хатынның кура җиләге ашыйсы килгән - бала көткән хатыннар белән дә, «Унике ай» әкиятендә сурәтләнгән үги ана­лар белән дә була торган хәл бу. «Теләсә каян тап, әмма кура җиләге алып кайт, - ди икән хатын. - Мондый хәлемдә кура җиләксез бер көн дә яши алмаячакмын. Кайнатмасы түгел, куагыннан яңа өзеп алынганы кирәк!»

Аңлыйсыздыр инде: кышның бер ае, авыл җире, XVIII, әллә XVII гасыр - ул чорда шәһәр­ләрдә дә супермаркетларның ни икәнен белмиләр әле. Хатын, чиктән тыш хәлдән таеп, эченә ябыша, күзләрен акайта - җәй­ге җиләкне татып карау теләге шулкадәр көчле була инде менә! Сөйләп тә торасы юк: әүвәл заманнан ук ирләр мондый күренешне бик авыр кичерә, сөеклеләренең теләкләрен үтәү өчен ниләр генә эшләми алар!

Һәм, уйламаганда-көтмәгәндә, теге ир ха­тынына әйтә икән: «Беркемгә дә сөйләмәсәң, табып бирәм мин сиңа кура җиләге». Яшь хатын, билгеле, шунда ук бу хак­та авыз да ачмаска дип ант итә. Һәм ир аны базга алып төшә - ә анда очсыз-кырый­сыз кура җиләге куаклары үсеп утыра икән. Моны күргәч, хатын, гадәтенчә: «Хәзер бу җиләк кирәк түгел инде, ананас ашыйсым килә!» - дип әйтмәк­че булса да, тыелып кала, чөнки бу күренеш аны тәмам гаҗәпкә калдыра. Шуңа күрә, җиләк ашап туйгач, биргән сүзен дә онытып, күршесенә кереп китә һәм баздагы хикмәт­ләр турында сөйләп бирә. Шул мизгелдә коточкыч хәл була - көтмәгәндә теге ир үлеп китә. Билгеле, бу бер дә гадел булмый: ха­тынының тиктормас телле булуында ирнең гаебе юк бит!

Тол калгач, теге хатын моннан соң бер­вакытта да авыз ачып сүз әйтмәскә ант итә. Аның сүзендә тору-тормавы хакында солтан­лыларда мәгълүмат юк. Тылсымлы йортның базында кура җиләге үсәме‑юкмы икәнен дә белмиләр. Кемнәрдер үсә, ди, тик кереп карарга куркалар. Ә кайберәүләр үсми, ди, алары да барып караудан шикләнә.

Белмәс­сең, карарсың да, онытылып китеп, бүтән­нәргә сөйләп ташларсың…

Реклама

http://protatarstan.ru

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев