Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанның 10 сантиметр кар төшкән атнасы 13 градус җылылык белән тәмамлана

Быелгы кыш бигрәк киребеткән булды инде, һич китәргә ашыкмый. Инде яз-сылу килеп тә җитәр дисең, юк, кыш аның саен гайрәтләнә, тунын әйләндереп кага диярсең, апрель уртасында ишелеп кар яуды. Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә - Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында 19 апрель төнендә һәм 20се иртән күпләп кар яуган. Лениногорск районының Урмышлы...

Быелгы кыш бигрәк киребеткән булды инде, һич китәргә ашыкмый. Инде яз-сылу килеп тә җитәр дисең, юк, кыш аның саен гайрәтләнә, тунын әйләндереп кага диярсең, апрель уртасында ишелеп кар яуды. Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә - Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында 19 апрель төнендә һәм 20се иртән күпләп кар яуган.

Лениногорск районының Урмышлы авылында яшәүче Артур Хәбибуллин "ШК"га сөйләгәнчә, кар бик мул яуган, кар катламы ун сантиметрга кадәр җиткән.

- Язны көткәндә кар явып китү кәефне әз генә җимерде анысы. Әмма шунысы күңелне сөендерә: җир дымны сеңдереп бара, туфракта дым бар. Монысы авыл кешесе өчен бигрәк тә мөһим, - диде ул безгә.

Азнакай районында да кар хәйран төшкән. Беренче Май авылыннан Зәлифә Мостафина сөйләвенчә, аларда кар төне буе яуган.

- Җиргә ун сантиметр калынлыкта кар ятты. Әлегә шул килеш торып тора, эремәде. Көне тыныч үзе, бураны юк. Машина тәгәрмәчләре җәйгегә алыштырылганлыктан, халык барасына җирләренә дә бармый калды. Язгы мәшәкатьләр белән кайнашып, арып беткән идек инде. Көн саен ишегалдын җыештырабыз, мал асларын чистартабыз, абзардагы тиресләрне түгәбез. Менә кар яугач, бераз ял ителде инде, - дип уенын-чынын бергә кушып сөйләде ул.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сүзләренчә, апрель аенда берничә көн кар яву якынча өч елга бер кабатлана. Соңгы тапкыр мондый күренеш 2014 елда күзәтелгән. Ул елны 24-26 апрельдә алты градус суык булып, юеш кар яуган.

- Алдагы көннәрдә дә һава торышында әллә ни үзгәрешләр булмый. Яңгыр, кар рәвешендәге явым-төшем, урыны белән кыска вакытлы буран булачак. Төнлә һава температурасы урыны белән 6 градуска кадәр суытачак. Көндез 2-3 градус җылылык көтелә, - ди ул.

22-23 апрельдә төнлә бер градус салкын, көндез 2-3 градус җылы булачак. Киләсе атнадан исә җылыта башлаячак. Атна ахырында синоптиклар һава температурасы +12-13 градус булыр дип фаразлый.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе шушы берничә көндә температура үзгәреп торганга, юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин дип кисәтә. Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмас өчен кышкы резиналарын җәйгегә алыштырган машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк, ике транспорт арасындагы ераклыкны саклагыз.

Әз-мәз тарих

1929 елда Казанда 14,1 градус салкынлык булган.

1989 елның 14 апрелендә Азнакайда тоташ 12 сәгать кар яуган. Кар катламы 35 см га җиткән.

2002 елның 21 маенда шулай ук 25-30 см калынлыкта кар төшкән.

Халык әйтә

20 апрельдә яңгыр яуса - балан, суык һәм кояш булса, икмәк, карабодай уңар.

21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер.

24 апрель көнне сулар агып бетмәсә, яз соңга кала.

25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар.

27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас.

30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.

Реклама

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев