Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстаннан көзге чакырылышның беренче төркемен Балтыйк диңгезе флотына озаталар

Бүген көзге чакырылышның беренче төркемен Татарстанның хәрби комиссариатыннан Балтыйк диңгезе флотына озаталар.

Диңгез флотында хезмәт итәргә теләгән кырыклап егет белән Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин очрашты. Комиссар вакытлыча хәрби хезмәткә алынучыларның махсус хәрби операциягә эләкмәячәген ышандырды.

«Егетләр башта 4-5 айга хәрби өйрәнү үзәкләренә хәрби белгечлеккә укырга җибәрелә. Вакытлыча хәрби хезмәткә алынучыларның барысы да хезмәт срогын тутыруга өйләренә кайтачак», - диде Сергей Погодин.

Хәрби комиссар сүзләренчә, 2022 елның ноябрь-декабрь айларында Татарстаннан вакытлыча хәрби хезмәткә өч меңгә якын егет китәчәк.

 

Михаил Захаров

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев