Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстаннан армиягә киткән егетләрнең эш урыннары сакланачак

Татарстаннан армиягә киткән егетләрнең эш урыннарын үзләре әйләнеп кайтканчы саклап тотмакчылар. Рөстәм Миңнеханов әнә шул мәсьәләне өйрәнергә кушкан. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова җиткерде.

“Гамәлдәге федераль канун нигезендә, мондый хокуктан дәүләт хезмәтеннән армия сафларына китүчеләр генә файдалан ала. Алга таба әлеге тәртипне барлык оешмаларда да гамәлгә кертү күздә тотыла. Президент кушуынча, бу мәсьәлә белән Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендәге эшче төркем шөгыльләнәчәк”, – диде Лилия Галимова.

 

Казан Кремленең рәсми вәкиле әйтүенчә, мәсәлән, оешманың коллектив килешүенә тиешле үзгәрешләр кертергә мөмкин. Шулай ук, армиядән кайткач һөнәрен үзгәртергә теләүчеләр өчен, әзерлек курслары оештырырга да ниятлиләр. Бу эшкә республикадагы мәшгульлек үзәкләрен дә җәлеп итмәкчеләр.

Реклама

 

Фото: https://spmag.ru
 

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев