Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстаннан 22 яшьлек хатын күпердән сикерергә теләгәндә аек булмаган

Башкортстанда машина йөртүче Татарстаннан күп балалы ананың үз-үзенә кул салуына юл куймаган. Хатынны Туймазы күперендә күреп алганнар. Машина йөртүчеләрнең берсе туктап, кызны сөйләштерә башлаган, бу вакытта шаһитлар табибларны чакырган. Психологик ярдәм күрсәтү өчен, кызны медицина учреждениесенә алып киткәннәр.

“Татар-информ” язуынча, Татарстаннан 22 яшьлек хатын ялгызы үз баласын һәм апасы балаларын тәрбияләгән. Башкортстанга ул туганнарына матди ярдәм сорап барган булган. “Аңа психологик ярдәм күрсәтергә тырыштылар. Әмма ул ярдәм түгел, акча кирәк дип белдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул үз-үзенә кул салырга уйлаганда аек булмаган”, - дигән “Башинформ”га чыганак.

 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев