Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә

Татарстанлылар киләсе атнада дүрт көн генә эшләячәк. Быел 28 июньдә билгеләп үтелә торган Корбан бәйрәме өстәмә ял көне булачак.

Сишәмбе көнне, 27 июньдә, эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Отпускта булучыларның ялы озаграк дәвам итәчәк – 28 июнь отпускның календарь көннәре исәбенә керми.

Искәртеп узабыз, бәйрәм көнен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән раслады. Республикада Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибе ачыкланды инде. Әйтик, Казанда бәйрәм вәгазе – 3.00-3.30, гает намазы – 3.30, гарәп телендә вәгазь сөйләү, Коръән укып дога кылу 3.40 сәгатькә билгеләнгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylarny-kyska-es-atnasy-kota-5872568

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев