Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанга ЛНР һәм ДНРдан күченеп килүчеләргә 1 меңгә якын волонтер ярдәм итә

Татарстанда 1 меңгә якын волонтер Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан күченеп килергә мәҗбүр булучыларга ярдәм итә. 

"Тарстанда ЛНР һәм ДНРдан күченеп килергә мәҗбүр булганнарга физик ярдәм итәргә күпләр әзер иде, ләкин ярдәм кирәк кеше булмады. Хәзер алар килеп җитте, алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә, балалар да бар. Аларның һәркайсына махсус волонтер ярдәме таләп ителә. Минемчә, бездә 1 мең волонтер тәгаен булыр", - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР яшьләр эшләре министрының урынбасары Алла Кондратьева.

Шул ук вакытта ул ЛНР һәм ДНРдан килгән яшьләр белән Татарстан Яшьләр министрлыгы эшләячәген әйтте. Хәзер аларга күчкәннән соң ияләшергә күпмедер вакыт бирәләр, аннары атна дәвамында төрле чаралар һәм мастер-класслар оештырылачак.

"Иртәгә-берсекөнгә без ниндидер сынау чарасы белән чыгачакбыз, аларга нәрсә кызык булуын карарбыз, аннары шуннан чыгып график төзиячәкбез", - дип йомгаклады Кондратьева.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев