Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанга якынлашып килүче «Ольга» циклоны тагын кар алып киләчәк

«Роскосмос» дәүләт корпорациясе Телеграм-каналына Үзәк Россиягә кичә килгән «Ольга» циклоны төшерелгән сурәтне куйды.

«Метеор-М» иярченле фотосында - «Ольга» циклоны. Ул Гренландиянең көньягында барлыкка килгән һәм Идел буена таба хәрәкәт итә», - дип билгеләп үтә Роскосмосның матбугат хезмәте.

Фото ясалган вакытка кар болытлары Татарстан территориясенә килеп җитмәгән, әмма Мәскәү, Воронеж һәм Волгоградка кадәр барып җиткән.

Ял көннәрендә ил башкаласында явым-төшемнең айлык нормасының чиреге яварга тиеш. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак. Горький тимер юлы якынлашып килүче циклон аркасында көчәйтелгән эш режимына күчте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/roskosmos-tatarstanga-yakynlasyp-kiluce-olga-ciklonynyn-fotosyn-kursatte-5882893

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев