Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанга быел грипп иртә килде

Гриппка каршы прививка ясатырга әле дә соң түгел. Быел ул Татарстанга иртәрәк килсә дә, авыручылар саны әле алай күп түгел.

Шуңа күрә якындагы вакытта вакцинация узган кешеләрдә авыруга каршы иммунитет барлыкка килү өчен вакыт бар, ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. 

Бүгенге көндә республикада 1,8 миллион кеше гриппка каршы вакцинацияләнгән. Быелга билгеләнгән план әлегә 75 процентка гына үтәлгән, шуңа күрәd прививка ясатырга теләүчеләр өчен вакциналар җитәрлек күләмдә бар.

-    Эпидемия сезоны башланганнан бирле 160 очрак ул – күп түгел. Авырулар саны кискен арту чорына әле кермәдек, шуңа күрә коллектив иммунитет эпидемия процессын тоткарлый алсын һәм авыру үсеш алу дәвамлылыгы озакка сузылмасын өчен привика ясатырга кирәк, - ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Агымдагы елның 46нчы атнасында республикада грипп һәм ОРВИның 16 019 очрагы теркәлгән. Алдагы атна белән чагыштырганда, бу 10,5 процентка күбрәк. Грипп өлешенә 81 очрак туры килә һәм алар саны арта бара.

-     Бу сезон өчен гадәти вәзгыять. Гомумән алганда, агымдагы сезонда гриппның 160 очрагы теркәлгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган елда шушы вакыт эчендә грипп нибары 7 кешедә генә теркәлгән иде. Быел авыру аз гына иртәрәк килде, - ди Любовь Авдонина.

Грипп һәр ОРВИны татарстанлылар күп очракта җиңелчә һәм урта формада кичерә, госпитализацияләнүчеләр саны 2 процент, шуларның 2/3 өлешен балалар тәшкил итә. Сәламәтлек саклау министрлыгы планлы эш алып бара.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanga-byel-gripp-irta-ki

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев