Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанга әбиләр чуагының өченче дулкыны килә

Октябрь башында Татарстанга әбиләр чуагының өченче дулкыны килергә мөмкин. Республика антициклон йогынтысында калса, температура күтәрелү көтелә. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенецев белдерде дип яза уку йортының матбугат хезмәте.

Әбиләр чуагының икенче дулкыны республикада узган ялларда булды. Татарстанда һава торышы төньяк-көнбатыштан килгән циклон нәтиҗәсендә үзгәрде. Алдагы көннәрдә фронт узу көтелә, шул сәбәпле тәүлек эчендә айлык норманың чиреге – 9-10 мм явым-төшем көтелә, диде галим.

 
Татарстан циклонның тышкы ягында калгач, һава температурасы төшәчәк. Көндез термометр баганалары 10 градустан да югары күтәрелмәячәк, дип яза Татар-информ. Россия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 1 октябрьгә төнлә температура бер градуска кадәр төшәргә мөмкин.
 
Һава температурасы уртача көнлек нормага җитте, ә атна ахырына аннан бераз түбән төшәргә мөмкин. Гомумән алганда, Татарстанда 2018 елның сентябре гадәттәгедән 3-4 градуска җылы булачак.
 
Юрий Переведенцев сүзләренчә, быелгы август һәм сентябрь метеокүзәтүләр тарихына иң җылылары булып кереп калачак.
 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев