Радио һәм телевидение яңалыклары
Татарстанда юл һәлакәтеннән соң бер хатын-кыз 10 метрлы күпердән очып төшкән [+фото]
Чистай районында җиңел автомобиль хатын-кызны күпердән бәрдереп төшергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Агентлык язуынча, юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Урицкий урамындагы 130нчы йорт янында килеп чыккан. 10нчы модель «Лада» автомобиле, күпердә идарәсен югалтып, 39 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, ханым ун метр биеклектән егылып төшә.
67нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, зыян күрүче шок хәлендә күпер астында ята, аның янында юл полициясенең ике хезмәткәре дә була. Инспекторлар, янгын сүндерүчеләр һәм табиблар бергәләп хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасына илтә. Аны Чистай үзәк район хастаханәсенә озаталар.
---
Матбугат.ру
№ --- | 08.02.2018
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев