Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда язгы ташу көчле килә калса, 209 торак пунктка су басу куркынычы яный

Хуҗалыкларына язгы ташудан зыян килгән очракта, 25 меңнән артык кешене эвакуацияләү өчен шартлар әзерләнә.

(Казан, 27 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел ташу көчле килә калса, 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында язгы ташуга әзерлеккә багышланган брифингта Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, су басу ихтималы аерым районнарга гына түгел, Казан, Менделеевск, Алабуга районнарындагы торак пунктларга да кагыла. Һәр муниципаль районда, хуҗалыкларына язгы ташудан зыян килгән очракта, 25 меңнән артык кешене эвакуацияләү өчен шартлар әзер. Аларга вакытлыча урнаштыру өчен 206 пункт әзерләнгән. "Елына карап ул. Бер елны - бер торак пунктта, икенче елга башка җирлектә су басарга мөмкин. Бер үк вакытта бар җирдә дә була дигән сүз түгел. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләр хуҗалыкларыннан беркая китми, алар үз милке өчен курка, шуңа баш тарталар. Мин терлекне эвакуацияләгәнне генә хәтерлим. Минзәләдә булган иде берсендә көчле су басу, шунда күчереп тордык", - дип белдерде Суржко.

Аның сүзләренчә, явым-төшем күп яуса да, эш карның күләмендә түгел, аның структурасында. "Кар тыгыз түгел, көпшәк, андагы су күләме кар азрак яуган еллардагыга якынча тәңгәл булырга мөмкин. Дөрес, елгаларда су күләме алдагы күп еллык уртача күрсәткечтән бераз гына югары. Әмма төнлә берникадәр салкын булып, көндез бераз гына җылы булса, бу ташу процессын тигезләштерәчәк. 2012 елдагы кебек булса гына куркыныч. Ул вакытта кисәк җылыткан иде, 20 градус җылы булып, төнлә явым-төшем яуды - менә ул очракта куркырлык урын бар. Әлмәттә ул елны су бик нык күтәрелгән иде", - дип искәртте Николай Суржко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев