Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда яшүсмерне урманга алып чыгып, кыйнап үтергәннәр

Тикшерү Түбән Кама яшүсмерен наркотик кулланучыны күралмаганнары өчен үтергәннәр, дип саный. “Татар-информ” Вахитов районы суды 17 яшьлек Евгений Суриковны үтерү буенча эшне карый башлавын хәбәр иткән иде.

Егет иптәшенең туган көнендә кунак егетләр белән наркотик куллану-кулланмау мәсьәләсендә бәхәсләшкән. Аны урманга алып чыгып, кыйнап үтергәннәр. 
 
Тикшерү фаразлары буенча, 2017 елның 26 ноябрендә Евгений Суриков дуслары белән Түбән Камадагы танышының фатирында булган. Егетләргә анда яшьләр компаниясе кушылган, дип яза агентлык.
 
Евгений һәм яңа килгән егет арасында, аның наркотик кулланучыга карата тискәре мөнәсәбәттә булганлыгы сәбәпле, низаг чыккан. Егетләр Суриковны, үз-үзен тотышына карап, психотроплы матдәләр кулланган хәлдә дип уйлаган. Аны кыйнаганнар, машинага төртеп кертеп, урманга алып киткәннәр һәм кыйнауларын дәвам иткәннәр. Җәрәхәтләрдән ул урында ук үлгән.
 
Шикләнелүче 23 яшьлек Илдар Тимергалиев, 20 яшьлек Илнур Низамов һәм 23 яшьлек Алексей Рябов үз гаепләрен танымый. Сүз уңаеннан, Низамов караклык өчен колониядә ике ел утырып чыккан.
 
Тагын бер фигурантка җинаять кылган вакытта 18 яшь тулмаган булган. Экспертиза аны үз-үзен белештерми торган дип таныган, суд аны мәҗбүри дәвалануга җибәргән.
 
Евгений Суриковның әти-әниләре журналистларга улларының күп еллар дәвамында спорт белән шөгыльләнүе турында сөйләде. “Ул үзен яклар өчен дүрт ел дзюдо, аннан бокс белән шөгыльләнде. "Дүрт"легә һәм "биш"легә" укыды. Тартмады, эчмәде”, - дип сөйләде һәлак булган егетнең әнисе Надежда Сурикова.
 
Сүз уңаеннан, Евгений гаиләдә бердәнбер бала булган. 25 ноябрьдә әтисеннән туган көнгә дип сорап киткән, кич сәгать алтыда кайтырга тиеш булган. Кайтмагач, әти-әнисе икенче көнне полициягә мөрәҗәгать иткән.
 
“Полиция хезмәткәрләре белән туган көн узган фатирга кердек. Анда улыбызның бөтен әйберләрен таптык, ул, мөгаен, чалбардан гына киткәндер. Аяк киеме дә булмагандыр, анысын ике көннән урманнан тапканнар”, - дип искә төшерде Надежда Сурикова.
 
Кыйнаганнан соң тәненең карарлык җире калмаган булган. Әтисе Женяны акчарлак формасындагы кечкенә татуировкасыннан таныган, дип сөйләде туганнары.
 
“Алар аның өстендә сикергән, бөтен сөякләре сынып беткән”, - диде әтисе Леонид Суриков.
 
Судта шаһит Дмитрий Рерихтан сорау алганнар.
 
Яшьләргә кеше урлау һәм үтерү буенча гаепләү белдерелгән. Үлгән егетнең әтисе судтан аларга иң катгый җәза бирүне сораган.
 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: http://progorodchelny.ru/news/view/75857/

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев