Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда яшәүче хатын олы улына яңа туган баласын чүплеккә ташларга кушкан

Татарстанда яшәүче 36 яшьлек хатын кыз яңа туган баласын, капка салып, карга чыгарып ташлаган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Гадәттән тыш хәл 15 февральдә Аксубай районының Татар Сөнчәләе авылында булган, дип яза агентлык.
36 яшьлек хатын-кыз баласын өендә тапкан. Аның әйтүенчә, ул баласын исән түгел дип уйлап, башта - капка, аннары чиләккә салган һәм салкын өйалдына чыгарып куйган. Нәтиҗәдә, сабый өшеп үлгән.
Берничә көннән соң ул баланы, тагын бер капка салып, олы улына биргән. Ул малайга капта яңа туган сеңлесе булуын әйтмәгән һәм аңа «чүп» түгәргә кушкан. Малай капны ташландык йорт тирәсендә карга ыргыткан.
Берничә көннән соң хатын-кызның хәле начарайган, һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар бу авыруның хатынның күптән түгел генә бала табуы белән бәйле дигән фикергә килгән һәм шунда ук полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Хатынга карата РФ Җинаять кодексының «Ана кеше тарафыннан яңа туган баланы үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

---
Матбугат.ру

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев