Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда янгын бер хатын-кызның гомерен өзгән [+фотолар]

Татарстанның Мамадыш районы Рус Пакшины авылындагы янгында олы яшьтәге хатынның гомере өзелгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

"122" ашыгыч хезмәт күрсәтү бердәм номерына мәгълүмат кичә 08.16 сәгатьтә Кызыл Тау авылы җирлеге башлыгыннан килеп ирешкән. Ул Рус Пакшины авылында Яшьләр урамында бер катлы шәхси бүрәнә йорт януы турында хәбәр иткән. Йорт янәшәсендә ике агач бина да янган. Урамда көчле җил булганлыктан, күрше йортларга да куркыныч туган. Йортта кешеләр калган булган.



Вакыйга урынына Омар һәм Соколка торак пунктларының аерым постларыннан янгын сүндерүчеләр килгән. Алар 25 минут эчендә тулысы белән 100 метр мәйдандагы янгынны сүндергән. Янгында 70 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазлары куллануда техник кагыйдәләрне үтәмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев