Татарстанда ялларга ҺАВА ТОРЫШЫ
Синоптиклар билгеләгәнчә, кыска вакытлы буран шимбә кичке сәгать 6га кадәр булырга мөмкин. Шул ук вакытта юеш кар һәм көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-18 метрга җиткән (Казанда -15 метр) кинәт исүче җил көтелә.
25 март төнендә һава температурасы 0 градустан -2 градуска кадәр, көндез +3тән +5 градуска кадәр булыр дип фаразлана.
Якшәмбе, 26 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшем, ә көндезен урыны белән яңгыр булырга мөмкин. Төнлә температура -2 дән -7 градуска кадәр булса, көндез -2 дән +3 кә кадәр күтәрелә.
Шундый ук һава торышы дүшәмбе, 27 мартта да, көтелә. Явым-төшем ихтималы саклана, шулай ук кинәт исүче, тизлеге секундына 18 метрга җиткән җил дә фаразлана.
---
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев