Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда урып-җыю эшенең яртысыннан артыгы төгәлләнде

Республика басу-кырларыннан 2,7 миллион тонна ашлык суктырып алынган.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 24 август көненә республикада 751,5 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 51 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 2706 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 34,5 центнер тәшкил итә.

Иң мул уңыш Зәй районында чыга. Әлеге район игенчеләре һәр гектардан уртача 50,1 центнер уңыш җыеп ала. Гектар уңышы югары булган районнар өчлегендә Нурлат һәм Сарман (50шәр гектар) һәм Тәтеш (45,1 центнер) игенчеләре дә бар.

Иң аз уңыш алучы районнар өчлеге - Югары Ослан (24,1 центнер), Питрәч (27,5 центнер) һәм Әгерҗе (28,1 центнер).

Эш темплары иң югары булган район - Чистай. Биредә урып-җыю эшенең 62 проценты төгәлләнгән. Бөгелмә районы иң артта бара - пландагы иген мәйданының 38 процентыннан гына ашлык суктырып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев