Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда уңыш күрсәткече буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле

Татарстанда бөртеклекләрнең гектарыннан уңыш күрсәткече буенча беренче бишлектә – Тәтеш (48,6 ц/га), Минзәлә (45,7 ц/га), Яңа Чишмә (44,5 ц/га), Зәй (44,3 ц/га), Кукмара (43,9 ц/га) районнары. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Бу күрсәткеч буенча соңгы урыннарда түбәндәге районнар: Яшел Үзән (25,6 ц/га), Әгерҗе (27,2 ц/га), Әлки (27,8 ц/га), Баулы (28,1 ц/га), Питрәч (31,4 ц/га) районнары.

Ә аерым хуҗалыкларны карасак, Тукай һәм Тәтеш районнары хуҗалыкларына тиңнәр юк. Тукайның «Ирек» хуҗалыгында уңыш гектарыннан 82,1 ц чыккан, «Гигант» предприятиесендә – 76,2 ц, Тәтешнең «Колос» агрофирмасында – 71,3 ц, «Бакырчы» хуҗалыгында – 68,8 ц.

Инвесторларга килгәндә, «Кызыл Шәрыкъ» агрохолдингының әле 20 процент мәйданы урып җыелмаган, «Агросила»ның тагын 13 процент мәйданнарында эше калган. «Ак Барс» холдингы АҖ, «Чистополье» холдинг компаниясе, «Агроинвест», «Союз Агро» җәмгыяте урып-җыюны 100 процент тәмамлаган.

Иң күп уңыш җыйган районнардан алдынгылар сафында – Арча, Тәтеш, Буа, Мөслим, Минзәлә.

Реклама

Алабуга, Кама Тамагы, Югары Ослан, Менделеевск, Яшел Үзән – «кара» исемлектә.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев