Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда туу һәм үлем күрсәткечләре бертигез дәрәҗәдә

Уртача гомер озынлыгы 2019 елда 75 яшь чамасы булыр дип фаразлана.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Татарстанда үлем һәм туу  күрсәткечләре тигезләшкән. Бүген табигый үсеш 0 гә тәңгәл. Бу хакта журналистларга брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.


«Кызганыч, балалар туу күрсәткече кимү тенденциясе бар. Бу 90 елларда балалар туу кискен кимү белән бәйле. 24-29 яшьлек хатын-кызлар күпкә кимеде. Бүген көнгә туу күрсәткече 1 мең кешегә унберне тәшкил итә. 11 ай мәгълүматлары буенча, үлем күрсәткече 1 мең кешегә 11 булды. 2018 елда 1 мең кешегә 11,6 иде», — диде Марат Садыйков.


Ул 2018 елда уртача гомер озынлыгы 74,3 булса, 2019 елда 75,12 күрсәткеченә ирешү планлаштырылганын әйтте. Хәзергә оператив күрсәткечләре буенча, тенденция уңай, диде.

Реклама

Министр сүзләренчә, соңгы елларда абортлар 30 % диярлек кимегән. «Соңгы дүрт ел эчендә 2019 елдан ЭКОлар саны артты, омтылырлык урын әле бар», — диде ул.


Фото: архив/Султан Ихаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев