Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлану очраклары теркәлмәгән

Россия буенча коронавирус белән зарарлануның 2186 яңа очрагы теркәлгән.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.  

Россия буенча барлыгы Covid -19 белән зарарлануның 15 770 очрагы теркәлгән, шул исәптән 2 186сы яңа очрак.

Бу чорда авырудан 1045 кеше терелгән, шулардан 246 кеше — соңгы тәүлек эчендә.

Инфекциядән 130 кеше, шулардан 24е узган тәүлектә, үлгән.

Элегрәк Татарстанда коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы расланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев