Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда тавык ите, йомырка бәясе кими

Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитәрлек күләмдә булачак.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков: «Язның – суык, җәйнең – бик эссе килүенә карамастан, авыл хезмәтчәннәренең чәчү эшләренә әйбәт әзерләнүләре нәтиҗәсендә продукциягә кытлык көтелми», – дип белдерде. Республика кайбер азык-төлек буенча үзен 100 проценттан күбрәккә тәэмин итә. Әмма беришен башка төбәкләрдән дә кертергә туры киләчәк.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, үсемлек мае белән – 600 процентка, шикәр комы белән – 300 процентка тәэмин ителгәнбез. Бу – 20 ел дәвамында алып барылучы планлы эш нәтиҗәсе. Дөге һәм җиләк-җимештән кала, социаль әһәмиятле продукцияне үзебезгә тулысынча җитәрлек күләмдә җитештерәбез.

Шулай ук Наил Залаков азык-төлеккә бәянең кискен артуы көтелмәвен  дә белдерде. Шуның белән беррәттән, сезонга бәйле рәвештә, кайбер азык-төлеккә бәя бераз үзгәрергә мөмкин. «Хәзер җәй, шуңа күрә яшелчәгә бәя төшә, тавык ите һәм йомырка бәясе кими, әмма сезонга бәйле рәвештә алар күтәрелергә дә мөмкин», – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев