Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган

Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан.

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, калган 39 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Инфекция йоктырган 16 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 15 кеше — 50-60 яшь аралыгында.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (29 кеше), Чаллыда (11 кеше) һәм Чүпрәле районында (4 кеше) ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3558 очрагы теркәлгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев