(Казан, 28 октябрь, "
Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 29 октябрьдә, республикада болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән күпчелек районнарда явым-төшем - кар һәм яңгыр булачак.
Татарстанның кайбер районнарда томан төшә, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача, иртән һәм көндез көчәючән - секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һаваның минималь температурасы төнлә - -1..-6, көндез максималь һава температурасы +2..+7 градус булачак.
Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы фаразлый. Урыны белән җепшек кар, көндез яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән томан, бозлавык булуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы - -1..-3, көндез максималь температура +4..+6 градус булачак.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев