Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда салкыннарга алмашка яңгыр һәм җепшек кар, +4 градуска кадәр җылы һава килә

Атлантикадан килгән һава массалары сәбәпле, бу атнада Татарстанда аномаль җылы һава урнаша. Бу — Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразларында чагыла.

Бүген, 19 декабрьдә, республикада болытлы һава торышы көтелә. Көндез бераз кар явачак. Һава температурасы төнлә -2дән -7 градуска кадәр һәм көндез -4тән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 20 декабрьдә, төбәккә чираттагы атмосфера фронты килә. Ул үзе белән тәүлекнең якты вакытында кайвакыт яңгырга әйләнә торган кар һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем алып киләчәк. Төнге сәгатьләрдә температура -1..-6 градус, көндезге сәгатьләрдә 0..+4 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Моннан тыш, Татарстанның аерым районнарында җепшек кар һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран чыгуы ихтимал. Юлларда бозлавык, урыны белән бик нык тайгак.

Пәнҗешәмбе, 21 декабрьдә, республика үзәге Ак диңгез өстендә булган циклонның җылы секторында калачак. Җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем саклана, шулай ук көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Республика юлларында элеккечә бозлавык булачак. Төнлә һава температурасы -2дән +1 градуска кадәр, көндез кабат 0.. +4 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 22 һәм 23 декабрьдә Татарстанда синоптик хәл сизелерлек үзгәрми. Бик җылы һава торышы сакланачак, җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр булачак. Термометр баганалары -2дән +2 градуска кадәр күрсәтәчәк.

«Явым-төшем, җылы һава температурасы белән берлектә, бина түбәләреннән һәм башка авыш өслектән кар төшүгә сәбәп булырга мөмкин. Сак булыгыз!» — дип, бу атнада төбәктә урнашачак һава шартларына бәйле рәвештә кисәтә синоптиклар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-salkynnarga-almaska-yangyr-ham-epsek-kar-belan-4-graduska-kadar-yly-hava-ki-5880673

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев