Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда Сабан туе баш батырларына бирелгән иң зур бүләкләр: автомобиль, ноутбук һәм тәкә [баш батырлар исемлеге]

1 нче июль - шимбә көнне Татарстанның 25 районында Сабан туйлары узган. Ә калган район һәм шәһәрләрдә милли бәйрәм июль дәвамында соңрак үткәреләчәк. Билгеле булганча, Зәй трассасында пассажир автобусы очраган һәлакәткә бәйле рәвештә, 2 нче июльдә узарга тиешле район Сабан туйлары кичектерелде. 25 район Сабан туенда баш батыр булып калган...


Бүләкләрнең иң кәттәсе Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама Сабан туйларында бирелгән. Анда тәкәдән тыш, "Лада Гранта" автомобильләре тапшырылган.


Алабуга Сабан туеның баш батыры - Азат Кавиев


Түбән Камада - 7 нче тапкыр Марат Мөхәммәдҗанов


Яшел Үзәндә Фирдүс Зәйнуллин баш батыр булып танылган.


Питрәч муниципаль районы җитәкчелеге исә, баш батыр Фәрхәт Фәйзуллинны тәкә һәм квадроцикл белән бүләкләгән.

Көнкүреш техникага һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булучылар:


Әлкидә баш батыр Алмаз Хәмидуллинга тиңнәр табылмаган - бүләккә тәкә һәм суыткыч.


Апаста Рафаэль Хәсәнов - тәкә һәм 50 меңлек суыткыч.


Әтнәдә абсолют батыр Ирек Мөхәммәтшин тәкә, суыткыч алып кайтып китә.


Бөгелмәдә баш батыр Аскар Сафинга тәкә һәм плазма телевизор


Югары Ослан - баш батыр Руслан Һадиевка тәкә, суыткыч


Чүпрәле - баш батыр Рамил Айзәтулловка тәкә, 30 мең сумлык телевизор тапшырыла


Зәйдә абсолют батыр Радик Сәлахов - бүләккә тәкә, суыткыч


Кайбыч - баш батыр Динар Гатауллин - тәкә, суыткыч камера


Лаеш - баш батыр Рәсул Гыйззәтуллин - тәкә, суыткыч.


Лениногорск - Рөстәм Йосыповка тәкә, телевизор, Бөгелмә медицина үзәгендә умыртка баганасын бушлай тикшерүгә сертификат


Минзәлә - Ришат Гайнетдиновка тәкә, телевизор


Чистай - баш батыр Раиль Заһретдиновка тәкә, суыткыч бирелә;


Яңа Чишмә - баш батыр Самат Әхмәтҗановка, тәкә, суыткыч тапшырыла. Яшьләр арасында Илнур Гыйльметдинов тәкә, тузан суыргыч ота.


Тукай районы - абсолют батыр Радик Вороной тәкә, мультиварка ота. Яшьләр арасында баш батыр Флүр Шәяхмәтовка, шулай ук, тәкә, мультиварка бирелә.


Спас -Илнур Хөсәенов - тәкә, ноутбук.


Балык Бистәсе - Илдар Мәсгутовка тәкә, тай тапшырыла. Яшүсмерләр арасында баш батыр Дилүс Гыйлмехановка - тәкә

Акчалата бүләк:

Кама Тамагы - Алмаз Гыйләҗев - тәкә, акчалата бүләк (суммасы билгесез)


Саба - абсолют батыр Данис Закиров - тәкә, 20 мең сум.


Нурлат - баш батыр Илфат Гыймадиевка тәкә тапшырыла, моннан тыш үз үлчәвендә беренче урын өчен 15 мең сум, абсолют батыр булганы өчен 20 мең сум.


Мамадыш - Константин Морозов, тәкә, 50 мең сум


Сарман - Радик Насруллин, тәкә, 50 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев