Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда һәр эшсез кешегә дүрт вакансия туры килә

Бер атнада 373 кеше эшсез калган.

Татарстанда һәр эшсез кешегә 4 вакансия туры килә. Республикада 10 мең 192 кеше рәсми төстә эшсез буларак теркәлгән. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш бирүчеләр республика халык мәшгульлеге хезмәтенә 44 мең 867 вакансия турында мәгълүмат калдырган. Алар бер атнада гына да 3802 яңа вакантлы эш урыны тәкъдим иткәннәр. Бүгенгә республикада теркәлгән эшсезләр эшче көчләрнең 0,5 процентын тәшкил итә.

Бер атнада Татарстанда эшсезләр 182 кешегә кимегән. Шул ук вакытта 373 кеше эшсез калган. Аларның 325е элек эшле булган, 25 кеше оешма ябылу яки хезмәктәрләр штатын кыскарту аркасында рәсми төстә эшсез статусына ия булган.

 

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев